Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Людмила Петрановскаяның 12 фикере

Россия психологы, педагогы һәм публицисты Людмила Петрановскаяның бала тәрбияләү турында 12 фикере.

1. Бала кемгәдер психологик яктан бәйле булса, шул кешенең янәшәлегеннән дә үзенә көч-куәт, ышаныч ала.

2. Баланың тормышы уңышлы булсын дисезме? Алайса аны күбрәк кочаклагыз һәм аның хисләрен кабул итегез. "Елама, елама!» дип кабатлап, тынычландырырга ашыкканчы, аңа хисләрен кичерергә һәм авыр хәлдән чыгарга ярдәм итегез.

3. Балачакта авырлыкларны күп кичергән кеше чыныкканрак була һәм каршылыкларны яхшырак кичерә кебек тоела безгә. Бу алай түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бәхетле балачак һәм имин гаиләдә үсү кешеләргә кыенлыкларны яхшырак хәл итәргә булыша. Андыйларның психик запасы нык була.

4. Елый, көйсезләнә, тыңламый, сугыша торган балагыз белән нишләргә икәнен бары тик сез үзегез генә хәл итәсез. Һәм сезнең интуициягез әйткәннәр белән китаптагылар тәңгәл килми икән, үзегезчә эшләгез.

5. Нинди генә очракта да сез балагыз өчен ата-ана булып калырга тиешсез, ә ата-ана – ул баланы кайгыртучы кеше.

6. Әгәр балагызның гафу үтенергә өйрәнүен теләсәгез, үзегез үрнәк күрсәтегез. Үзегез конфликттан чыгарга һәм хаталарны танырга өйрәнегез. Балагыз сездән күреп кабатлар.

7. Үзегезгә «тайм-аут» ясагыз, арыганлыкның соңгы чигенә килеп җиткәнче кечкенә тәнәфес ясап ала торган булыгыз. Балаларга мультфильм кабызыгыз да тыныч кына кофе эчеп алыгыз. Табибларның көнгә 15 минут кына телевизор карарга ярый дигән сүзләрен бу мизгелдә онытып торырга кирәк. Ышаныгыз, нервылары какшаган әни телевизордан күпкә зыянлырак.

8. Әгәр без балаларны урламаска өйрәтәбез, ә үзебез урлыйбыз, тәмәке тартмаска кушабыз, ә үзебез тәмәке тартабыз икән, уңай нәтиҗәләр көтәргә кирәкми.

9. Безнең җитешсезлекләребез безнең уңай яклырыбызның дәвамы ул, һәм киресенчә. Нишләптер без моны үзебезгә карата бик теләп кулланабыз, ләкин балалар турында сүз барганда онытабыз.

10. Балалар тәрбияләүдә иң мөһиме нәрсә? Иң мөһиме - бу, әлбәттә, ата-ана һәм аның үз халәте.

Психологлар самолетта очкандагы куркынычсызлык кагыйдәсен мисалга китерергә ярата: «Салонның бөтенлеге бозылган очракта башта кислород битлеген үзегез киегез, аннары балага кигертегез». Чөнки сез сулый алмыйсыз икән, балагызга беркем дә ярдәм итмәячәк.

11. Балаңа иң яхшысын бирер өчен, аның белән аралашуны корбан итәргә кирәкми. Бала өчен әти-әнидән дә яхшы кеше дөньяда юк, баланың ышанычын һәм рухи тынычлыгын бернинди иҗади түгәрәкләр дә, кыйммәтле бүләкләр дә алыштыра алмый. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый.

12. Балалар кечкенә вакытта без алар өчен эшли алган иң файдалы гамәл – аларга комачауламау. Кайчагында уеннарында катнашу, кайчагында өй эшләрен уенга әйләндерү, ә кайчагында, бала үз эше белән бик мәшгуль булганда, аңа тимәү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психология тәрбия