Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Кыенлыклар яңа мөмкинлекләргә юл ача

You Tubта сез минем скейтборда йөргән, серфинг вакытындагы, музыка белән шөгыльләнгән, гольф тубына аткан вакытымда егылып киткән һәм торган вакытымны, кешеләр белән аралашкан вакытымны күрсәткән видеоларны күрә аласыз.Мине танылган шәхесләр кочып  тора- монысы да күңелле мизгелләр. Ник Вуйчичтан тормыш сабаклары

 

      Кеше өчен гадәти хәлләр болар, килешәсездер? Ә нигә соң бу видеоларны миллионлаган кеше караган? Миңа калса, сәбәп-  физик мөмкинлекләрем чикләнгән булуга карамастан,  чикләүләр бөтенләй дә булмаган шикелле яшәвемдәдер.

            Еш кына кешеләргә инвалидлар- эшлексез һәм көчсез, алай гына да түгел, тормышка ачулы, үз эчләренә бикләнгән кешеләр кебек тоела. Ә миңа исә  актив, хәтта кайвакыт экстремаль яшәү рәвешем белән башкаларны гаҗәпләндерү ошый.

            Бу  видеоларга карата язылган йөзләрчә  комментарийлар арасында иң типигы: “Шундый хәлдәге егетнең бәхетле булуын күргәч, кайвакыт үземне кызгана башлавым, кирәгенчә матур, акыллы һ.б. булмавым турында уйлавым искә төште. Куллары, аяклары булмаган егет  БӘХЕТЛЕ  булган чакта, мондый уйлар ничек килә алган минем башка?!”

            Минем бәхетле булуым – ул озын юлның  нәтиҗәсе. Баштарак миңа да бик күп нәрсәләр  җитми иде. Җитмәгәннең күбесен үз өстемдә эшләү юлында таптым мин. Аз да түгел, күп тә түгел, чикләүләрсез  яшәү өчен  миңа кирәкле нәрсәләр:

  • Яшәү мәгънәсен  тою;
  • Бернәрсә дә какшата алмаслык өмет;
  • Аллаһка һәм Аның чиксез рәхмәтенә ышану;   
  • Үз-үземне ярату һәм  кабул итү;
  • Тормышка  дөрес мөнәсәбәт;
  • Ихтыяр көче;
  • Үзгәрешләргә әзер булу;
  • Көчле йөрәк;
  • Мөмкинлекләр эзләргә тырышу;
  • Уңышсызлыклардан көлә алу сәләте;
  • Кешеләргә хезмәт итәргә теләк.

Кыенлыклар белән очрашканда, алардан  шатлык алырга өйрән. Миңа әлеге тормыш сабагын аңлау өчен шактый вакыт кирәк булды.Әгәр сезнең нәрсә дә булса эшләргә теләгегез һәм омтылышыгыз бар икән, һәм бу “нәрсәдер”  Аллаһ ихтыярында икән, димәк, сез максатыгызга ирешәчәксез. Белеп торыгыз бу турыда! Иң мөһиме:  шуңа ышаныгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев