Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Яңа уку елын – яңа мәктәптә...

Яңа коллективка тизрәк ияләшү өчен берничә кагыйдәне яхшы белергә кирәк икән.

Яңа уку елын – яңа мәктәптә. Яисә яңа коллективта. Авыр үзгәрешләр инде бу безнең өчен, шулай бит? Әлегә бик үк таныш та булмаган малайларга-кызларга, таныш булмаган мохиткә күнегү җиңел түгел. Коллективка тизрәк ияләшү өчен берничә кагыйдәне яхшы белергә кирәк икән.

Күршең үзеңнән яхшырак булсын!

Синең кайсы өстәл артына, ягъни кем ягнына утыру үзеңнән дә торырга мөмкин. Шуңа күрә күңелеңдә симпатия уяткан малай (яисә кыз) янына утырырга тырыш. Малай кешегә кызлар янына (һәм киресенчә) утырырга киңәш ителми. Югыйсә, бу өстәмә сүзләргә сәбәп булачак.

Күршең белән ничек тиз уртак тел тапсаң, шулкадәр яхшырак.

Төркемгә языл

Хәзер һәр сыйныфның ватсапта үз төркеме бар. Ул төркемгә өстәлергә кирәк. Бу сыйныфташларың белән аралаша башларга, кухняны (әйтик, коллективта кемнең лидер булуын) аңларга ярдәм итәчәк. Ләкин өстәлү белән төркемне шаян сүзләр белән язып тутырырга ашыкма. Киресенчә, яңа коллективка килеп кушылган кешегә тыйнаграк булырга киңәш ителә.

Үз эчеңә бикләнмә

Иптәшләреңә сораулар бирергә кыенсынып торма. Әй       е, әлегә уку йортындагы тәртип-кагыйдәләрне алар яхшырак белә. Әмма бу вакытлыча гына.

Ничек кенә булмасын, үз эчеңә бикләнеп йөрергә тырышма. Башкалар белән аралашып китү сиңа көннән көн кыенрак булачак. Коллективка күптән түгел килеп кушылган малай йә кыз юкмы? Алар синең хәлне яхшырак аңлаячак.

Лидер белән дуслашуны максат итеп куйма

Сыйныфта (төркемдә), һичшиксез, берәр лидер бардыр. Бу – табигый. Ул рәсми лидер да булырга мөмкин (әйтик, староста), башкаларга тәэсир итә алган берәр малай йә кыз да. Аның белән уртак тел табу ул инде сыйныфта синең үз кешегә әйләнүең дигән сүз. Әмма дә ләкин... психологлар фикеренчә, моны максат итеп куярга ярамый. Һәм, әлбәттә, ярарга тырышу да читтән бик ямьсез күренәчәк. Дөрес, каршылыгыңны сиздерү дә дөрес булмас. Бу инде үзең лидерлыкка омтылу кебек тә аңлашылырга мөмкин.

Ничек кенә булмасын, беренче чорда (ышанычлы дуслар тапканчы) конфликтлардан читтәрәк йөрүең аеруча мөһим.   

Иң мөһиме – уку

Яңа коллективта үзеңне табигый тотарга кирәк, дилер психологлар. Сыйныфташларыгыз сезне ачык күңелле, аралашучан дип, кыскасы, «уңай герой» дип кабул итсен. Шул ук вакытта бик кәттә булып күренергә тырышу да дөрес булмаячак. Һәм онытмагыз: сезнең төп максатыгыз дуслар табу түгел, бәлки белем алу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев