Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

«Чайлдфри»: бала сөймәүнең сәбәпләре

Бала яраткан кешеләр арабызда бихисап.

Әмма җәмгыятьтә бала алып кайтырга теләмәгән гаиләләр дә бар. Андыйларны чайлдфри (инглизчәдән «баладан ирекле») дип йөртәләр. Америкада киң колач алган әлеге юнәлеш хәзер бездә дә тамыр җәя, социаль челтәрләрдә баласыз яшәүне пропагандалаган махсус төркемнәр бар. Җаваплылыкны кечкенәдән формалаштырырга кирәк.

Бала алып кайтырга теләмәүчеләрнең күбәюе, мөгаен, үзләрен генә яраткан кавемнең үсеп җитүе сәбәпледер. Хәзер яшьләр җаваплылыктан курка. «Чайлдфри»лар - башка кешеләр өчен үз өсләренә җаваплылык аласы килмәгән эгоистлар. Билгеле, моның сәбәпләре бик тирәндә. Ярлы тормышта  үсү, җитмәүчелек, балачактагы төрле психологик яралар - һәммәсе баласыз  тормышка этәрә ала. Геннар буенча, ярлылык биш буында чагыла, диләр. Шулай ук яшьләрнең рәхәт тормышта яшиселәре килүдә баласызлыкка  сәбәп булып тора. «Чайлдфри»лар үзләрен төрлечә аклый. Интернет-форумнарга кереп, фикер алышулары да аклану өчен кирәк. Баланың аңы формалашканчы ук, аны җаваплылыкка өйрәтә башларга кирәк. Мәсәлән, үз артыннан уенчыкларын җыештыруны, аннан песигә  ашарга бирүне йөкләргә. Кибеттән әйбер сатып алганда да берсен аның  үзенә, икенчесен абыйсы, сеңлесенә алырга кушарга киңәш ителә. Үсә  төшкәч, баланы чүпне чыгарып атуга җаваплы итеп куярга мөмкин. Ягъни сабый кечкенәдән җаваплылыкның ни икәнен белеп, аңлап үссен.

Татьяна Бәширова, психолог

Гыйбрәт өчен: 

Германиянең Мюнхен шәһәрендәге халыкның 50 процентын «чайлдфри» лар тәшкил итә. Биредә балалар белән керү тыелган махсус рестораннар, кибетләр, клублар да бар. Белгечләр фикеренчә, «чайлдфри» парларның күбесе югары белемле, матди яктан үз-үзләрен тәэмин итәләр,  диндә түгелләр, гореф-гадәтләрне үтәмиләр, эре шәһәрләрдә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев