Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Былтыргы дуслар белән дуслашабыз!

Җәйге каникуллардан соң кабаттан мәктәпкә килү, андагы режимга ияләшеп китү җиңел түгел. Әти-әниләр һәм укытучылар ярдәме дә кирәк була.

Илүзә Әминова, коуч-психолог:

Җәйге каникуллардан соң кабаттан мәктәпкә килү, андагы режимга ияләшеп китү җиңел түгел. Әти-әниләр һәм укытучылар ярдәме дә кирәк була инде, дөресен әйткәндә. Иң мөһиме — каникуллар вакытында мәктәптәге дуслар, сыйныфташлар белән араны өзеп бетермәскә кирәк. Сыйныфыгыз белән җыелышып берәр белән кая барсагыз, бу инде бигрәк тә шәп. Һәм бу очракта озак аерылып тору ул хәтле сизелмиячәк. 

Әгәр дә өч ай дәвамында аралашу булмаса, сентябрь аенда, бигрәк тә беренче көннәрдә тренинг-уеннар, күмәк экскурсияләр, походлар уйлап табу файдалы булачак. Дәрескә кадәр класс сәгатьләре оештыру да нәтиҗәле икән. Җәй буена кем ниләр белән шөгыльләнгән, кайларга барган — барысын да уртага салып сөйләшергә була бит. 

Яшүсмерлек чорында кызларга-малайларга сентябрь аеруча авыр тәэсир итә, чөнки табигый үзгәрешләр дә күп була. Әйтик, тавыш үзгәрә, буй өч ай эчендә кинәт кенә үсеп китә, кызлар малайларны узып китәргә дә мөмкин. Укытучылар игътибарлы булырга тиеш инде — кызларга комплимент ясарга, егетләрне мактап җибәрергә.

Эмоцияләрне уен ярдәмендә дә бүлешергә була, билгеле. Әйтик, класска бер тартма куела, шунда укучылар яңалыкларын язып салалар. Аннары җыйнаулашып укыйлар. Бу да берләштерә.

Сентябрьдә малайлар-кызлар бер-берсенә ничек тиз күнегеп, дуслашып китә, уку процессы шулкадәр җиңелрәк биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев