Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Бу – синең дөнья!

Без бүген телефон-смартфоннарга алданып, күп әйберне күрми, белми, сизми калырга, гади генә әйберләргә игътибар итмәскә мөмкин бит. Бу ситуациягә психологларның карашы нинди икән соң?

Дөнья бик кызык, тормыш бик матур бит ул. Тирә-юньдәге матурлыкны күрә белү тормышыбызны бизи, уңай якка көйли һәм яхшыга ышанырга ярдәм итә. Без бүген әлеге дә баягы телефон-смартфоннарга алданып та, күп әйберне күрми, белми, сизми калырга, гади генә әйберләргә игътибар итмәскә мөмкин бит. Бу ситуациягә психологларның карашы нинди икән соң?

Телефонны читкә куярга өйрән!

Юлда (транспортта) беркайчан да смартфонга багынып барма, дип киңәш бирә алар. Әйе, ул бүген төп хәбәр чыганагы, ләкин телефонга төгәл бер максат белән генә керергә кирәк икән. Шуны карадың, күрдең, укыдыңмы – тизрәк читкә алып куярга ашык.

Күргәннәреңә анализ ясарга тырыш

Инде хәзер, әйдә, дөньяны күзәтик. Һәм күзәтеп кенә калмыйк, анализ ясыйк. Һәр кеше дөньяны үзенчә күрә һәм кабул итә, диләр белгечләр. Һәркемнең үз кабул итү призмасы бар, без дөньяга шуның аша карыйбыз. Кемнеңдер призмасы дөньяны күңелсез, кемнекедер – яктырак итеп күрсәтергә мөмкин. Позитивны күбрәк күрергә өйрәнергә кирәк, диләр белгечләр. Ә негативка, проблемаларга, гайбәткә игътибар бирмәскә тырыш. Кайвакыт безне авырлыклар, имеш-мимешләр, зарланулар биләп ала. Шундый чакта үзеңне туктата беләсеңме?

Башкаларның да кәефен күтәр

Еш кына без үзебезгә бөтенләй кагылышы булмаган проблемалар турында сөйләшәбез. Һәм әңгәмәдәшебезгә ияреп, үзебез дә күңелсезләнәбез. Ә без, киресенчә, башкаларга елмаю бүләк итәргә, яшәргә көч бирергә тиеш.

Һәр көн табигатьне күзәтик, иртән кояшка карап елмайыйк, дусларны сөендерик, «5»ле алып, укытучыны куандырыйк. Безнең белән бергә бөтен дөнья елмаячак! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев