Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Баладан артыгын  таләп итмәгез!

Тәҗрибәле спортчы киңәшләренә колак салыгыз. Әти-әниләрнең  бурычы – балаларының сәләтен вакытында күрү,  хыялларын  тормышка  ашыру өчен  мөмкинлекләр тудыру, дөрес юнәлеш  күрсәтү.

- Балагызны фигуралы шууга илткәнче, башта  максатларны  дөрес итеп билгеләгез. Нигә  кирәк бу? Сәламәтлек өченме. Бөек спортчы ясыйсыгыз киләме, әллә үзегезнең балачак  хыялларыгызны балагыз  аша тормышка ашырасыгыз  киләме? Ни генә  булса да, балагызның һәм тренерның фикеренә колак салырга кирәк.

- Әти-әниләрнең  бурычы – балаларының сәләтен вакытында күрү,  хыялларын  тормышка  ашыру өчен  мөмкинлекләр тудыру, дөрес юнәлеш  күрсәтү.

- Нидер килеп чыкмый икән, беркайчан да балагызны орышмагыз, юкса аның бөтенләй спорттан күңеле кайтуы  бар. Килеп чыккан кыенлыкларны уртага салып сөйләшү зарур.

- Баланы аңлау, психологик ярдәм бик кирәк. Аның шөгылен, тырышлыгын  хөрмәт итегез.

- Әгәр ни дә булса барып чыкмаса, баланы мәҗбүриләргә ярамый, үзен башка өлкәдә сынап карасын. Нәкъ менә фигуралы шуу димәгән бит. Бәлки аннан менә дигән биюче яки гимнаст чыгар!

- Балагыздан  артыгын  таләп итмәгез, яшенә һәм сәләтенә  күрә, булдыра алмаслык бурычлар куймагыз. Нинди генә  уңыш яисә уңышсызлыкларга юлыкса да, яратуыгызны белеп торуы – төп терәк булачак.

Резедә Кадыйрова, фигуралы шуу һәм  шорт-трек буенча тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев