Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Ә сез үзгәрер идегезме?

Сезгә: «Үзгәр!» дисәләр, нишләр идегез икән? Кеше фикере өчен үзгәрерсезме, әллә үзегез булып калырсызмы?

Фирүзә:

– Сәлам, Көмеш кыңгырау халкы! Сезгә: «Үзгәр!» дисәләр, нишләр идегез икән? Кеше фикере өчен үзгәрерсезме, әллә үзегез булып калырсызмы? Мондый хәлгә очраганыгыз юкмы?

Нәфисә:

– Мондый хәлгә очраганым юк. Ләкин миңа калса, җавап «Үзгәрергә кирәк» дип кем әйтүдән тора. Зуррак кеше, мәсәлән әти-әни, яисә укытучы әйтсә, мин, мәсәлән, үзгәрергә тырышып карар идем, ә берәр нинди дус булса, нинди булсам, шундый булып калыр идем. Чөнки һәр кеше индивидуаль, аның үзенчәлекләре булырга тиеш.

Азалия:

– Күптән түгел генә, әйе, мин гел кешеләрнең фикерләрен йөрәккә ала идем. Ә аннары әнием һәм әбием аңлаткач, шундый фикергә килдем: кешенең сүзе бәлки дөрестер дә, ләкин алар миңа туры килми. Сиңа ничек рәхәт, шулай яшәргә кирәк. Үзеңчә киенергә, нинди спорт белән шөгыльләнәсең килсә, шуны сайларга, нинди профессия ошаса, шуңа үрелергә. Кешенең бер-ике мәртәбә әйтүе белән килешергә була әле ул. Ә гел кабатлый башласалар, «Ә син үзең шулай яшисеңме соң?» дип сорыйсы килә. Ә болай – мин кеше өчен үзгәрергә, кешегә яраклашырга әзер түгел, мине ничек бар, шулай яратсыннар!

Нәфисә:

– Фирүзә, синнән дә җавап көтәбез!

Азалия:

– Әйе, көтәбез!

Фирүзә:

– Фикерләрегез кызык! Үземә килгәндә мондый хәлгә юлыкканым бар һәм хәтта бер тапкыр гына да түгел. Әмма мин бер дә үзгәрмәдем, баштарак бераз икеләнеп торган чаклар гына булды.


Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев