Мең дә бер хәдис
* Бер сәгать белем алу – төннәрен гыйбадәткә торудан, бер көн белем алу – өч ай ураза тотудан хәерлерәк.
* Сәдака яман үлемнән саклый.
* Кошлар кодрәт көче белән оча.
* Авыруның хәлен белергә баручы – җәннәт бакчасында йөрүче.
* Игелекле эш яман һәлакәттән саклый.
* Җәннәттә күз күрмәгән, колак ишетмәгән, кешенең уена да килмәгән нәрсәләр бар.
* Бертуктамый дошманлашып тору – гөнаһлы булу өчен бик җиткән.
* Очраклы муллык – байлык түгел, күңел байлыгы – байлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев