Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Догалар укыйсызмы, Аллаһтан ярдәм сорыйсызмы?

Үзебезнең хәбәрчеләребезгә шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Әмир:

Имтиханнар, олимпиадалар алдыннан дога укыганым юк. «Алла боерса, бөтен нәрсә әйбәт кенә үтәр әле», – дип кенә әйтәм. Мин алай ук дини кеше түгел. Шулай да кич йоклар алдыннан берәр дога укып ятам.  Теләкләр тормышка гел ашып тормыйдыр ул, ләкин теләгәнем тормышка ашса сөенәм инде, «Аллага шөкер», дим.


Фирүзә:

Һәр кешенең милләте булган кебек, дине дә була. Ә дин – ул ихласлылык. Дини гаиләдә туып, мөселман баласы булып үскәнгә, төрле вәгазьләр тыңлап, ислам дине кыйммәтләренә төшенеп барам. Без бу дөньяда бары кунак кына һәм безгә Аллаһ янына кире әйләнеп кайтасы булачак.

8 яшьтән 12 яшькә тиклем гарәп телен өйрәндем. Ә аңа хәтле әби- бабайлардан дини белем алдым. Бер кызыксынып китсәң, гарәп теле бик матур ул, тик катлаулы. Дөянең генә дә 200гә якын исеме бар.

Кыскасы, «бисмилла»сыз бер эш тә башламыйм. Контроль эшләрдә дә бисмилла – уңыш ачкычы. Аллаһ бер һәм ул һәрвакыт ярдәм итә: егылганда тыргыза, каушаганда булыша. Аңа бары ышанырга һәм кушканнарын үтәргә кирәк.


Әнвәр:

Мин мөселман гаиләсендә туып үскән бала. Нинди дә булса контроль эшләр, экзаменнар җитсә, үзем белгән догаларны укып, Ходайдан Ярдәм сорарга күнеккән мин. Булышмыйча калган вакытларны бөтенләй хәтерләмим.

Мәсәлән, узган ел минем бию белән шөгыльләнә башлавыма 5 ел булды. Уку елы ахырында  имтихан бирдек. Аның бер өлеше билет сорауларына җавап бирүдән гыйбарәт иде. Мин Аллаһтан Ярдәм сорадым һәм.... ни булды дип уйлыйсыз? Иң җайлы билетларның берсе эләкте бит. Шул вакыйгадан соң һәрвакыт ярдәм сорыйм. Һәм бер контроль эшне дә начар эшләгәнем юк, Аллаһка шөкер!


Айгөл:

Бисмилланы әйтмичә эш башламыйбыз инде. Дәу әниләребез, чал чәчле әбиләребез дә безнең иман чишмәбезне баету өчен бала чактан догаларга өйрәттеләр, Коръән тәфсирләре белән таныштырдылар, дингә якынайттылар. Үзем дә Рамазан аенда ураза тотам, мәчеткә намаз кылырга йөргәлим, хәтта гарәп теле нечкәлекләренә төшену максатыннан мәдрәсәдә шөгыльләндем.

Шуңа күрә, нинди дә булса сынаулар көтелгәндә, әбиемнән миңа теләп намаз укырга сорыйм, догалар кылып, теләк телим. Әлбәттә, имтиханнар алдыннан да дога укыйм, чөнки аннан соң күңелдә рәхәт тынычлык урнаша, үзеңне кулга аласын, Аллаһ белән якынайганыңны сизәсең һәм инде нәтиҗәдә эшеңне каушамыйча, уңышлы эшләп чыгасың.

Шунысы да мөһим: туктасыз нәрсәдер сорап кына торырга ярамый, булганына да шөкер әйтә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев