Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр арасында 25нче Коръән уку бәйгесе узды

Балаларның язгы каникул чорында Чаллыда үтә торган республикакүләм традицион Коръән уку бәйгесе быел 30 мартта “Ак мәчет”тә уздырылды.

Ул сан ягыннан 25нчесе иде һәм Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелде. Бу хакта http://islamtatar.ru/ сайты хәбәр итә.

Һәр елны ошбу бәйге зур бәйрәмгә әверелә. Чөнки ул ел саен бер үк хакыйкатьне раслый: иң тырыш Коръән укучы балалар күп балл җыеп призлы урыннарга лаек булсалар да, бәйгенең барлык катнашучылары да Аллаһы Китабын дөрес һәм матур итеп укырга омтылулары белән зур әҗер-савапка ирешәләр. Шуңа күрә балалар ошбу бәйгедә бик теләп катнашалар.

25 нче бәйге дә зур активлык белән үтте. Чаллының иң зур намаз залына ия булган “Ак мәчет”е иртәннән үк балаларның шат авазларына күмелде. Бәйгегә Удмуртиянең Ижау һәм Можга шәһәрләре, җөмһүриятебезнең Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Чирмешән, Алабуга, Минзәлә, Тукай, Бөгелмә, Теләче, Лаеш, Биектау, Сарман, Ютазы, Яшел Үзән районнарының яшь Коръән укучылары килде.

Җәмгысе 118 кыз һәм 125 ир бала ошбу традицион бәйгедә үз осталыкларын, тәҗвид кагыйдәсен ни дәрәҗәдә белүләрен сынарга теләк белдерделәр. Бәйге кызлар һәм малайлар арасында аерым-аерым 4 яшь төркемендә барды.

Бәйгегә әзерләнгән бүләкләрне барлаганнан соң, жюри һәр яшь төркемендә 4 әр призлы урын билгеләргә карар итте. Җиңүчеләр һәр елдагыча балл системасы нигезендә билгеләнде. Ә алар Коръәнне яттан һәм карап укыганда тәҗвид кагыйдәләрен ничек үтәве, мәкам, мөселманча киенеш, үз-үзеңне тотыш буенча куелды. Бәйгене иң кечкенәләр төркемнәре башлады. 7 яшькә кадәрге кызлар төркемендә иң күп балл җыючылар түбәндәгечә булды:
I урын – Мирзианова Мәрьям Ленар кызы (Түбән Кама)
II урын – Хайбрахманова Асия Хәлил кызы (Түбән Кама)
III урын – Сәхипова Әминә Дамир кызы (Әгерҗе районы, Ямурза авылы)
IV урын – Газизуллина Азизә Абдурашит кызы (Удмуртия, Можга)

10 яшькә кадәрге кызлар төркемендә җиңүчеләр:
I урын – Садреева Сафия Рөстәм кызы (Түбән Кама)
II урын – Колотова Мәрьям Родион кызы (Түбән Кама)
III урын – Оролова Мәрьям (Казан)
IV урын – Нәҗметдинова Нурия Рәйхан кызы (Түбән Кама)

13 яшькә кадәрге кызлар төркемендә иң көчлеләр булып танылдылар:
I урын – Агабалаева Нәзилә Гейбулла кызы (Чаллы Яр)
II урын – Якупова Әминә Айзат кызы (Түбән Кама)
III урын – Мофлюхунова Хәнифә Гомәр кызы (Әлмәт)
IV урын – Сагдеева Мәрьям Шамил кызы (Алабуга)

15 яшькә кадәрге кызлар төркемендә призлы урыннарны яулаучылар:
I урын – Хисамиева Сабира Масель кызы (Яр Чаллы)
II урын – Петрова Сафия Алексей кызы (Түбән Кама)
III урын – Гиззатуллина Мәрьям Алмаз кызы (Түбән Кама)
IV урын – Хайрутдинова Әминә Рәсүл кызы (Түбән Кама)

Егетләр төркемнәре арасында да бәйге кызу барды. 7 яшькә кадәрге төркемдә иң күп балл тупладылар:
I урын – Зайниев Имран Илдар улы (Тукай рафоны, ДМБ Солнечный)
II урын – Хазиев Зәкәрия Равил улы (Тукай районы, Югары Байлар авылы)
III урын – Хайбрахманов Гали Элбер улы
IV урын – Сабитов Рөстәм (Түбән Кама)

10 яшькә кадәрге төркемдә җиңүчеләр:
I урын – Хазиев Мөхсин Равиль улы (Тукай районы, Югары Байлар авылы)
II урын – Гасимов Рәхим Риназ улы (Яр Чаллы)
III урын – Миншим Абдулла Нәдир улы (Әлмәт)
IV урын – Камалетдинов Касим Локман улы (Чистай)

13 яшькә кадәрге ир балалар төркемендә призлы урыннарны яулаучылар:
I урын – Хайрутдинов Зиннур Рәсүл улы (Түбән Кама)
II урын – Гаджиев Амаль Фахми улы (Яр Чаллы)
III урын – Садриев Алихан (Ижау)
IV урын – Фахретдинов Әхмәд Рөстәм улы (Яшел Үзән)

15 яшькә кадәрге төркемдә җиңүчеләр:
I урын – Сабитов Ильяс Рөстәм улы (Түбән Кама)
II урын – Шәмсетдинов Ибраһим (Түбән Кама)
III урын – Джамиев Камалидин Махмадолим улы (Түбән Кама)
IV урын – Валиев Шамил Рөстәм улы (Түбән Кама)

Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Бүләкләрне балаларга изге теләкләр белән шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм “Ак мәчет” имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли тапшырдылар. Шулай ук бәйгенең иң яшь катнашучылары билгеләнде һәм аларга махсус призлар бирелде. Аңа Алабугадан Хәйдәрова Мәрьям Газинур кызы (3 яшь) һәм Тукай районы Югары Байлар авылыннан Хазиев Салих Равил улы (3 яшь) лаек булдылар.

Соңыннан бәйгедә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Балаларның Чаллы шәһәрендә даими үтә торган традицион Коръән уку бәйгесен оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм шәһәрнең “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге. Бәйге шәһәр мәчетләренең актив ярдәмендә уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев