Азан әйтүнең максаты нинди?
Азан әйтүнең максаты – халыкны намазга чакыру.
Азанны никадәр кычкырып әйтсәң, шулкадәр яхшырак.
Азан әйтүче кеше мөәзин була.
Азан әйткәндә мөәзин кыйблага карап баса һәм ике бармагы белән колак очларын тота. Азанны гадәттә мәчет манарасыннан торып әйтәләр.
Намаз алдыннан азан әйтү мәҗбүри түгел, әмма сөннәт гамәл санала. Шулай ук, бала тугач аның колагына азан әйтү дә хуплана.
Казанда «Азан» радиосы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев