Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Йокы бабай

Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди.

Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге бала: — Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! — дип акыра-бакыра елый башлый икән. Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган һәм, бии-ик тә үпкәләп, тиз-тиз китеп барган.

Төн җиткән, ә берәү дә йоклый алмый икән. Мәчеләр мырылдаган. Кетәктәге әтәч-тавыклар, ишегалдына чыгып, арлы-бирле йөгерешә башлаган. Сарайдагы сыерлар өзлексез мөгрәгән, ә атлар тибенә-тибенә кешнәгән. Дуңгызларның мыркылдавына хәтта трактор да чыдап тора алмаган: «Тыртыр-р-р...» — дип тыр-пыр килгән.

Йоклый алмый интеккән кешеләр, колак тондыргыч әлеге шау-шудан котылыр өчен, башларын мендәр астына тыкканнар. Моны күреп, теге бала да, үзенең йомшак мамык мендәрен кочаклап: — Нәнәм... Йокы нәнәм... Нәннә! — дип әйтүен дә сизми калган. Йокы бабай аның бу акыллы сүзен шундук ишетеп алган. Тылсымлы таягын нәзакәтле генә бер селтәп куюга, барча балалар, ә аннан соң әти-әниләр, әби-бабайлар, кошкортлар һәм хайваннар иртәгесе көнгә кадәр тәмле йокыга чумганнар, ди.

Җәвад Тәрҗеманов.

Шәп кызык әкиятләр шушында инде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият