Яшел куык
Ләбиб Лерон
Уенчыклар кибетеннән куык сатып алдым. Ямь-яшелне. Кибеттән чыгуга ук, тирән итеп суладым да куыкны кабартырга тотындым. Әй өрәм, әй өрәм... Янакларым бер бүлтәя, бер кысыла. Ниһаять, җитте - куыгым зур карбыз кадәр булды. Кәтүк җебе белән авызын бәйләргә генә уйлаган идем, Яшел Куык чәрелдәргә кереште:
— Тагын өр, тагын өр! Минем үсәсем килә! Әнә теге болыт хәтле буласым килә!—диде ул, күк йөзендә ак корабны хәтерләтеп, салмак кына йөзеп барган болытка төртеп күрсәтеп.
Мин карышып маташтым:
— Өрмим!—дидем.
— Өрәсең!
— Эт түгел лә мин өрергә!
— Өрәсең, дим!
— Өрмим дигәч, өрмим инде.
— Өрми генә кара!—дип янады миңа Яшел Куык. Ә мин өрергә уйламадым да. Янап кына, боерып кына эш чыкмасын аңлады, ахры, Яшел Куык — җилдә бәргәләнә-бәргәләнә елый башлады. Елаганнарны күрсәм, түзә алмыйм инде мин — күзләремнән яшь тамчылары атылып чыга. Шуңа күрә тиз генә күз яшьләрен сөртеп алдым да риза булдым.
— Ярый, алайса, өч мәртәбә өрәм. Бүтән ялварып та, ялынып та торма — файдасы булмас,— дидем.
Шулай дип әйтүем булды, Яшел Куык шатлыгыннан сикергәләргә тотынды:
— Урра! Болыт кадәрле булам!
Янә тирән итеп сулыш алдым да авыз эчемдәге тыным беткәнче өрдем — Яшел Куык озыная төште, кыяфәте сыек яшелгә әйләнде.
— Булды — бер!—дидем мин. Тагын өрдем — Яшел Куык юанайды.
— Булды — ике!—дидем мин. Тагын өрдем.
— Булды... Шарррт!
Яшел Куык юкка чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев