Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Хуҗабикә белән песи баласы

Хуҗабикә песи баласы алып кайткан.

Хуҗабикә песи баласы алып кайткан. Песи баласы ишегалдына чыккан һәм кояшта кызынып йоклап киткән. Ә чебиләр аның янына килгәннәр дә төрле яктан мамыгын тарткалый башлаганнар. Тарткалый торгач, йолкып та бетергәннәр. Песи баласы үзен тавык чебешләре йолка дип уйламаган да, борча тешли, дип кенә уйлый икән.
Чебиләр тарткалый торгач, бер бөртек мамыгын да калдырмаганнар. Шуннан соң әниләре янына йөгергәннәр.

Шунда тавык аларның песи баласын чишендергәнен күргән һәм бәладән башаяк, дип, аларны канат астына яшергән.

— Әни, нишләп бу үлән йомшак булса да тамагыбызны туйдырмады, эчне генә күптерде, — диешкәннәр чебиләр.

Песи баласы уянган да хуҗабикәсе янына килгән. Хуҗабикәсе башта аны танымаган.
— Кит, кит, кеше куркытып йөрмә монда, хәзер песиемне чакырам, ул кирәгеңне бирер синең, бар, кит моннан! — дигән.
— Бу мин, мин — Йомгак бит! — дип еламсыраган песи.

Шунда гына хуҗабикәсе аны таныган.
— Кай арада шулай чишендерделәр соң сине, ишегалдында тавык-чебешләрдән башка беркем дә юк бит, — дип аптыраган.

Песи баласы үзенең ничек шәрә калганын һич аңлатып бирә алмаган.
Тавык та чебиләрне әрләгән. 

— Җүләрләрем, кем инде песи баласын чишендерә? Сезгә ишегалдында үлән беткән идемени? Йомры булса да, йлмшак булса да, песинең тырнаклары бик үткен бит аның! — дигән.

— Без бит аны песи дип белмәдек, бәбкә үләне дип уйладык,- дигәннәр чебиләр.
Песи үскән, чебиләр дә тавык булганнар. Песи элеккедән дә йомшаграк мамык белән капланган. Тик ул бик кызыкса да, кояшка чыгып утырырмаган, йокымсырап китеп тагын шәрә калудан курыккан. Ул шушы көнгә кадәр үзен кемнәрнең чишендергәнен белми икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев