Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Васыять

Бер карт улларына васыять әйтеп калдырган. Әмма уллары бу васыятьне ничек аңларга да белмәгәннәр.

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның бул­ган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән: «Син, улым, дигән, хәлен­нән килсә, авыл саен йорт сал»,— дигән. Шуннан сон уртан­чы улын чакырып алган: «Син, улым, дигән аңа, гел тәмле аш кына ашап тор»,— дигән. Карт кече улына әйткән: «Снн, дигән, ешрак өйләнергә кара»,— дигән.

Ярар. Карт үлеп китә. Аталары үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек кенә нтеп үтәрбез икән?»—дип баш ватып йөри башлыйлар.

Олы улы: «Ничек кенә итеп авыл саен йорт салдырыр­мын икән?» — дип баш вата, уртанчы улы дөньяда нинди тәмле ризык бар, шуны эзләргә дип чыгып китә, ә кече уллары ешрак өйләнү турында хыялланып йөри баш­лый.

Көннәрдән беркөнне боларга бер карт килеп керә. Исәнлек-саулык сораша, тормышлары белән кызыксына бу боларның.

— Тормыш бик шәптән түгел әле, бабай,— ди олы ул­лары.— Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт сал­дыр»,— дип әйтеп киткән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк,— ди.

Уртанчысы әйтә:

—   Миңа әти тәмле аш кына ашап тор, дип әйткән иде,— ди.

Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:

—   Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым»,— дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый,— ди.

Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлап тора да болай ди:

—   Әй, улларым, сез атагызның васыятен ялгыш аңла­гансыз икән, ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән, ди: «Авыл саен йорт сал» диюе «авыл саен дус-иш булдыр, дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган, «тәмле ашлар ашап кына яшә» диюе «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе аның. «Ешрак өйлән» дип әйтүе, «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул, ди. Атагыз сезне эшләп көн итәргә өндәгән,— ди.

Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң бо­лар әтиләренең васыятьләрен ул кушканча үти башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев