Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Туймастамак патшалыгы

Танылган балалар язучысы Джанни Родари әкияте Ләбиб Лерон тәрҗемәсендә.

Ашаргаяратам дәүләтеннән көньяктарак урнашкан борынгы Туймастамак иленә Туймастамак Комсызашказаны патшалык иткән. Аның исеменең тарихы шуннан гыйбарәт: бервакыт ул ашаганда ботканы савыты-ние белән йотып җибәрә.

Бу патша үлгәннән соң тәхет Туймастамак Икенче кулына күчә. Аның кушаматы Өч Кашык була. Чөнки ул берьюлы өч кашыктан ашый: ике кашыкны ул үзе тота, өченчесен – әнисе...

Аннан соң тәхеткә Туймастамак Өченче, Туймастамак Дүртенче Кәтлит, Туймастамак Бишенче Ачтамак, Туймастамак Җиденче Тагын-Кирәк (ул тәхеттә утырганда тимердән эшләнгән патшалык таҗын да ашаган), Туймастамак Сигезенче Сыр Кисәге килгән. Туймастамак Сигезенче Сыр Кисәге төшке аштан соң өстәл ашъяулыгын йотып дан алган.

Ә Туймастамак Тугызынчы Корыч Яңаксөяге тәхетне бөтен мендәрләре белән ашап бетерә.

Шулай итеп, Туймастамак патшалыгы тарихы шуның белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев