Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Түшәм белән Идән (әкият)

Яшәгән ди ап-ак, чип-чиста Түшәм.

Яшәгән ди ап-ак, чип-чиста Түшәм. Бер заманны ул болай дип уйлаган: «Идәнгә рәхәт. Ята да ята, бер эше юк. Идән урынына төшеп карыйм әле, эленеп торуы авыр ул».
— Әйдә урыннарыбызны алмашабыз. Син өстән аска карап ятарсың, ә мин астан өскә карап ятармын, — дигән ап-ак, чип-чиста Түшәм үзенең дусты Идәнгә.
— Әйдә, — дигән аңа Идән.
Идән белән Түшәм урыннанын алмашканнар. Идән Түшәм урынына менгән, Түшәм Идән урынына төшкән. Бер заманны өстәге Идән астагы Түшәмгә караса, Түшәм тапталып, кап-кара булып беткән ди.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев