Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Туңгак балык (әкият)

Яшәгән ди тагын бер Балык. Җәй көне аңа бик рәхәт булган.

Яшәгән ди тагын бер Балык. Җәй көне аңа бик рәхәт булган. Җылы көнне тирән суда йөзгән, суык көннәрдә сай суда йөзгән. Кыш җитәч кенә хәлләре мөшкелләнгән. Балык туңа башлаган. Ә җылынып була торган сай суны боз каплап бетергән!
«Мин туңам бит, инде ничек җылыныйм икән?» — дип уйлаган бу Балык. Бик озак уйлап йөри торгач, ничек җылынырга икәнен уйлап тапкан бит.
Ничек итеп дисеңме? Уйла әле, уйла, Балык ничек итеп җылынды икән?
Белмисеңме? Ярый инде, үзем әйтәм. Боз юрганын ябына икән дә рәхәтләнеп йокыга китә икән бу. Ә юрган ябынып йоклаганда туймыйлар бит, әйеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев