Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Тауның койрыгы кайда?

Тычканнар йомгакны тарталар икән, тарталар икән, тик очына чыга алмыйлар икән.

Хуҗабикәнең йомгагы тик ятудан туеп тәгәрәп киткән. Тәгәрәп киткән дә карават астына кергән.

— Хуҗабикәм эзләсен әле. Тапмыйча чыкмыйм, — дигән ул һәм иң почмакка кереп качкан. Ул почмактагы тишектән бер тычкан баласы карап тора икән. Йомгакны күргәч, аның коты ботына төшкән.

— Безнең юлыбызда тау калкып чыкты! — дип уйлаган ул. Бу турыда бүтән тычканнарга да хәбәр иткән.

Тычканнар да курыккан куркуын, тик аларның да тауны бик күрәселәре килгән. Чөнки алар дөньяның кайсыдыр почмакларында биек таулар булуы турында ишеткән булганнар, тик тау кадәр тауның үзен күргәннәре булмаган. Алар идән астыннан идән өстенә чыкканнар, йомгакны кабып та, тешләп тә, этеп тә караганнар.

Шуннан соң алар:
— Тау бер дә куркыныч нәрсә түгел икән, — дигәнннәр.

Йомгакны эткәннәр,төрткәннәр, өстенә дә менеп киткәннәр, сикереп тә төшкәннәр, тагын менгәннәр, тагын төшкәннәр. Шулай уйный торгач, карават астыннан идән уртасына ук тәгәрәгән, ди, йомгак. Йомгак тәгәрәгән, аның артыннан тычканнар да тәгәрәгән. Ә бер тычкан баласы исә Йомгак эченә үк кереп киткән.

Ул арада хуҗабикә кайтып кергән. Аны күрү белән тычканнар төрлесе төрле якка качып беткәннәр.
Хуҗабикә:
— Тик ятудан туйган икән бу йомгак, — дигән һәм оекбаш бәйләмәкче булган икән, йомгак эчендә йоклап ятучы тычкан баласын күргән. Хуҗабикә аны уятырга кызганган.
— Йокысын туйдырсын әйдә, аннан соң да бәйләргә өлгерермен әле, — дигән һәм йомгакны идәнгә куйган.

Тычкан баласы уянган һәм җепне бер очыннан эләктереп идән астына төшеп киткән. Ә идән астындагы тычканнарга шул гына кирәк булган. Алар:
— Тау да тычканнар кебек койрыклы икән! — дип җеп очыннан тарта башлаганнар.

Тарталар икән, тарталар икән, тик очына чыга алмыйлар икән. Ә үзләре:
— Тауның койрыгы ай-яй озын! — дип гаҗәпләнәләр, ди.
Тарткан саен йомгак бәләкәйләнә барган һәм берзаман юкка чыккан.

Тычканнар койрыкны өздек, дип, курыкканнар һәм ялгамакчы булып идән астыннан чыксалар, йомгакны тапмаганнар.

Хуҗабикә дә моңа бик аптыраган.
— Йомгакны тычкан баласы бишек иткәндер, үзе белән идән астына алып төшкәндер, — дип уйлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев