Тәмле кабартма (әкият)
Тычкан баласы кабартма яраткан.
Тычкан баласы кабартма яраткан. Әнисеннән гел кабартма пешерүен сорап аптырата икән. Тик җәен әнисенең мич янында кабартма пешереп торырга вакыты булмаган. Көннәр матур чагында кышка җитәрлек ризык әзерләргә кирәк булган аңа.
Тычкан баласы кабартманы үзе пешерергә булган.
Зур казан алган, аңа су салган, суга чүпрә салып болгаткан, он, йомырка, тоз, сөт, май белән бутаган һәм камыр басар өчен казан эченә сикереп төшкән дә:
Бер сикерәм, бер басам,
Бер басам, бер сикерәм.
Тәмле сумса пешерәм.
Берсе сиңа, берсе миңа,
Берсе була әнигә.
Берсен алам сатарга,
Алып барам базарга.
Тәти кашык алырга.
Майлы сумса кикертә,
Күп ашасаң симертә.
Маймыл кебек сикертә, — дип җырлый-җырлый бии икән.
Сикерә-сикерә бии торгач, үзенең казан эчендә камыр басуын да, кабартма пешерергә җыенуын да оныткан һәм камыр өстендә йоклап киткән.
Камыр исә тычкан баласы биегәндә кытыгы килүгә көчкә чыдап торган. Тычкан баласының йоклап китүе булган, тотынган бу күтәрелергә. Башта казан читенә менгән, аннан бераз карап-карап торган да тычкан баласы кебек биемәкче булган. Тик тычкан баласы кебек үк сикерә-сикерә бии алмаган, кабарына гына икән. Кабара торгач, тычкан баласы камыр эчендә күмелеп, күзе генә күренеп калган.
Ул арада әнисе кайткан һәм әзер камырны күргән. Камыр эченнән тычкан баласын колагыннан тартып чыгарган.
— Кызым эшкә ярый башлады, — дип сөенгән ул.
Әзер камырдан тәмле кабартма пешергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев