Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Таган (әкият)

Яшәгән ди бер Таган.

Яшәгән ди бер Таган. Сәгатьләр буе, көннәр буе, атналар буе, айлар буе, еллар буе балаларны атындыра-атындыра ул бик арып беткән ди.
— Сәгатьләр буе, көннәр буе, атналар буе, айлар буе, еллар буе балаларны атындыра-атындыра мин бик арыдым, минем дә ял итәсем килә, — дигән Таган.
Шуннан балаларны атындырудан туктаган. Сәгатьләр буе, көннәр буе, атналар буе, айлар буе, еллар буе тик кенә тора икән. Шулай тора торгач, күгәргән. Хәзер җил искән саен, балаларны сагынып, чыгыр-чыгыр, чыгыр-чыгыр килә-килә елый да елый ди Таган.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев