Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Шук йомгаклар (әкият)

Йомгаклар үзара сөйләшә башлаганнар, ди.

Әби җеп эрли икән. Эрли дә йомгакка урый, эрли дә йомгакка урый һәм шкаф өстенә куя, ди. Шулай итә торгач, йомгаклары күбәеп киткән моның. Алар үзара сөйләшә башлаганнар.

— Мин йомгак, мин җылы бияләй булам, — дигән берсе.
— Ә мин — оекбаш, — дигән икенчесе.
— Мин җылы башлык булам, — дигән өченчесе.
— Мин шарф булам! — дигән дүртенчесе.

Тик әби һаман эрләгән, бәйләргә ашыкмаган. Йомгаклар бер урында озак тора алмыйча тыпырдаша башлаганнар һәм кайсы кая — берсе — карават астына, берсе — шкаф эченә, берсе исә почмакка кереп качкан. Ә иң шук йомгак исә өстәл өстенә менеп киткән.

Шкаф өстендә йомгаклар янында йокымсырап яткан, үзе дә йомгактай песи баласы күзләрен елтыратып шук йомгак артыннан сикереп өстәл өстенә менгән. Йомгак тагын шкафка менгән, аннан идәнгә төшкән, песи баласы да аның белән бергә сикерә-сикерә уйнарга тотынган. Шулай сикереп арыгач, әбинең алдына ук менеп утырган һәм ашарга сорап мырлый башлаган.

Әби җеп эрләвеннән туктап, аларны берәм-берәм җыеп алган һәм оныгына берсеннән оекбаш, берсеннән бияләй, берсеннән башлык, ә берсеннән шарф бәйләгән. Ә оныкка эләксәң, күңелсезләнергә һич тә мөмкин түгел инде. Ул аларны песи баласыннан да ныграк сикертә-сикертә уйнаган. Оекбашка, бияләйгә, башлыкка, шарфка бер дә күңелсез булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев