Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Сары әкият

Сап-сары тузга­нак дип уйлады ул мине, ахрысы,— капты да йотты...

САРЫ ӘКИЯТ

(Имант Зиедонистан)

Йомырка сарысын хәтерләткән кояш күк гөмбәзе­нә эленеп тора. Кояшның сары нурлары буйлап җиргә таба чебиләр төшеп килә. Әлбәттә, ул чебиләрнең һәммәсе дә сап-сары.

Бер сары корт шул чебиләрнең берсе янына очып килде дә умартасына кунакка чакырды.

Сары чеби, күпме генә тырышса да, умарта эченә уза алмады, чөнки умартага керү тишеге бик кечкенә иде шул. «Ярар,— дип уйлады ул.— Әнә, сары күбә­ләкләр оча, мин дә шулар белән очам хәзер».

Чеби шатлыгыннан сикергәләп алды һәм шулчак үзенең канатлары юклыгын исенә төшерде. «Менә тавык булып җитим әле,— дип хыялга бирелде чеби,— ул чакта мин бик биектә генә очачакмын!»

Ә кояш һаман балкый да балкый. Чит-читләре ке­тердәп торган сары коймак инде менә! Сары кортлар да очалар да очалар, тузганактан тузганакка куна­лар. Әнә сары умарталарына кайттылар. Сары умар­талар зур китапханәләргә охшаган иде. Кәрәзләре сары бал белән тулган рамнар китап киштәләрен хәтерләтә. Кәрәз чокырлары, гүя алты почмаклы теле­визорлар, тик экран урынына сары бал гына ялтырый.

Сары чәчәкләрдән, тузганаклардан гына торган сары болын офыкка тоташкан. Кояш калкулыклардагы тузганаклар өстенә сибелгән сыман тоела.

Мин тузганак өзеп алдым. Каяндыр җил килеп чыкты һәм мине тузганакка коендырды.

Шулчак минем янга сыер килде. Сап-сары тузга­нак дип уйлады ул мине, ахрысы,— капты да йотты. Күшәп тә тормады. Менә шуңа күрә әкиятне дәвам итәргә бүтән мөмкинлегем юк.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев