Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Нәзекборын ничек Озынборынга әйләнгән?

Ә сез Нәзекборынның ничек Озынборынга әйләнгәнен беләсезме? Әгерҗедән 3нче сыйныф укучысы Дилия Закирова язган әкиятне укып карасагыз – белерсез.

Озын­бо­рын

(әки­ят)

Бо­рын-бо­рын за­ман­да яшә­гән, ди, Нә­зе­га­як исем­ле бер Чер­ки. Аның Нә­зек­бо­рын исем­ле улы бул­ган. Нә­зек­бо­рын бик ял­кау бул­ган, әни­се­нә бу­лыш­ма­ган, аны тың­ла­ма­ган, кө­не-тө­не җыр­лап кы­на йөр­гән.

Ме­нә бер көн­не Нә­зек­бо­рын бер оя­га тап бул­ган. Оя бик ма­тур­лап эш­лән­гән, ди, үзен­нән хуш ис­ләр ки­леп то­ра икән. Нә­зек­бо­рын оя­ны ошат­кан, озак уй­лап тор­ма­ган, кер­гән дә йок­лар­га ят­кан, чөн­ки ул күп җыр­лап ар­ган бул­ган.

Бер­за­ман оя­ның ху­җа­сы Бал кор­ты Бал­би­кә, кыз­ла­ры Бал­ба­ну, Бал­сы­лу, Ба­лия, ул­ла­ры Бал­ма­лай һәм Бал­нур кай­тып кер­гән­нәр. Алар кө­не буе оч­кан­нар, хуш ис­ле чә­чәк­ләр­дән тат­лы бал җый­ган­нар. Озын сал­кын кыш­ны исән-имин үт­кә­рү өчен, шу­лай кыш­ка азык әзер­ли­ләр икән.

Өй тү­рен­дә йок­лап ят­кан Нә­зек­бо­рын­ны күр­гәч, Бал­би­кә­нең бик тә ачуы чык­кан, Чер­ки ма­ла­ен куа баш­ла­ган. Ә Нә­зек­бо­рын­ның ма­тур өй­дән һич ке­нә дә ки­тә­се кил­мә­гән. Әйт­кән сү­зен тың­ла­ма­гач, Бал­би­кә Чер­ки ма­ла­ен, бо­ры­нын­нан эләк­те­реп, ишек­кә та­ба сөй­ри баш­ла­ган. Тың­лау­сыз Чер­ки һа­ман да ка­рыш­кан, аяк­ла­рын те­рәп, ху­җа­би­кә­гә кар­шы тор­ган. Бал­сы­лу­ның да ял­кау Чер­ки­не өен­дә кал­ды­ра­сы кил­мә­гән, тарт­ка­ла­шу дә­вам ит­кән. Шу­лай тар­ты­ша тор­гач, Нә­зек­бо­рын­ның бо­ры­ны озы­ная баш­ла­ган. Авыр­ту­га тү­зә ал­мый­ча, Чер­ки ма­лае оя­дан чы­гып кач­кан.

Нә­зек­бо­рын, өе­нә кайт­кач, көз­ге­дән үзен кү­реп шак­кат­кан: «Ми­нем бо­ры­ным озы­най­ган бит», – дип, елап ук җи­бәр­гән. Бер дә ярат­ма­ган ул озын бо­ры­нын, күр­гән бер җан ия­се­нә зар­ла­нып: «Озззззззз­зын, озззззззз­зын», дип бо­ры­ны бе­лән төр­тә икән...

Шу­шы хәл­ләр­дән соң Нә­зек­бо­рын Озын­бо­рын­га әй­лән­гән, баш­ка Чер­ки­ләр­не дә озын­бо­рын­нар дип йөр­тә баш­ла­ган­нар, ди.

Ди­лия За­ки­ро­ва, Әгер­җе шә­һә­ре, 4нче мәк­тәп, 3нче сый­ныф

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХАЛКЫМ ЧИШМӘСЕ СКАЗКА балалар өчен әкият