Ни өчен мәче ашагач юына?
Әкият

Ни өчен мәче ашагач юына?

Беркөнне Мәче Чыпчык тоткан.

Беркөнне Мәче Чыпчык тоткан. Мәченең тамагы бик ач икән, ул шундук Чыпчыкны кабып йотмакчы булган. Чыпчык әйткән:

— Син нигә мине юынмыйча ашыйсың? — дигән.

Мәче юынмыйча ашарга ярамаганлыгын исенә төшергән, башта бер тәпиен, аннары икенчесен юган.

— Ә битеңне кем юа? — дип сорый икән батыраеп алган Чыпчык.

Мәче бу юлы да Чыпчыкны тыңларга булган. Ике тәпиен дә күтәреп, йөз-битен юа башлаган.

Чыпчыкка шул гына кирәк — очкан да киткән.

Шуннан башлап мәчеләр ашагач кына юына башлаганнар.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев