Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Насретдин бүләге

Албан халык әкияте.

Шулай беркөнне Насретдин йөзем җыя тор­ган олы кәрҗин төбенә өч инҗир җимеше салган да, үгез җигелгән арбага утырып, вәзир янына юл тоткан.

Насретдиннең олы-олы кәрҗин тотып, сарай капкасы төбендә торуын ишеткәч, вәзир аптырап калган. Тизрәк, эшнең нидә икәнен белү өчен, ул ишегалдына чыккан. Насретдин, вәзирне олылап сәламләгәч, аңа болай дигән:

— Хөрмәтле вә гыйззәтле әфәндем! Фә­кыйрьлегем чиктән ашу сәбәпле, шушы көнгә кадәр минем сезгә бер бүләк тә бирә алганым булмады. Менә бүген иртән торуга инҗир агачында өч изрәп пешкән җимеш күрдем дә шуларны, өзеп, сезгә бүләк итәргә булдым.

Вәзир кәрҗин төбендәге өч инҗиргә караган да, Насретдиннең шушы җимеш өчен үгез җигеп килүен­нән көлмәкче булып, болай дигән:

— Ихтирамың өчен рәхмәт, Насретдин... Бик тә ка­дерле оҗмах җимешедер инде бу... Ничек итеп ашый­лар икән соң аны?

—  Нинди оҗмах җимеше булсын, минем бакча җимеше! И әфәндем, сезнең инҗир җимешен авыз итеп караганыгыз да юк икән әле... Менә болай ашыйлар аны! — дигән дә Насретдин, өч җимешне бер-бер артлы йотып та җибәргән.

Ә вәзир, ни әйтергә дә белмичә, авызын ачып карап калган, ди.

Насретдин бүләге менә шундый була ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев