Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Мыр-мырый белән Чикыл

Хәйләкәр Мыр-мырый ничек итеп беркатлы Чикылны алдаган.

Тычканнар арасында үзләре яшәгән идән өстендәге хуҗабикәнең мәчесе иллә дә тәүфыйклы икән, дигән хәбәр таралган. Аның тычкан халкына түгел, алдына салган ризыкка да исе китми, ди. Бу хәбәрне кермәгән тишеге калмаган Чикыл алып кайткан.
Песи халкының хәйләкәрлеген белгән тычканнар моңа ышанмаганнар ышануын. Әмма Чикыл көн саен я әле, я бу ярыктан карап, Мыр-мырый турында сөйләп кенә торган.

Хәтта ул ашаган тәлинкәне ялап та кайткан. Әнкә тычкан Чикылны кисәткән:
— Алдыңны-артыңны карап йөр! — дигән. Чикыл аны тыңламаган.

Мыр-мырый әзерне ашап ята торгач, симергән, койрыгын селкетерлек тә хәле юк икән. Ул идән өстендә йөргән Чикылны күргән, билгеле. Бәләкәйдән хуҗабикәнең куенында гына йоклап үскән, тәмле ризык ашарга күнеккән Мыр-мырый тычканнар белән песиләр арасында канлы сугыш барганын башына да китермәгән. Киресенчә, үзе куркып шкаф өстенә сикергән.

Чикылга шул җитә калган. Ул Мыр-мырый тәлинкәсендәге ризыкны рәхәтләнеп ашаган да караватка менеп җырлап җибәргән:

Мин мырый, мыр-мырый,
Күрәсеңме, мин мырый.

Мыр-мырый мондый әрсезлеккә аптыраганнан, тырнагын суырырга тотынган.
Тычкан баласы Мыр-мырыйның курыкканын күреп, тагын да ныграк гайрәтләнгән. Аны өйдән бөтенләй куып, хуҗабикәнең сөйкемле тычканы булу турында хыяллана башлаган.

Ә Мыр-мырый тегенең әрсезлегенә ачуы килеп, капкан да йоткан, ди, үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев