Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Мүкләк сыер (әкият)

Яшәгән ди бер Сыер. Аның мөгезе булмаган.

Яшәгән ди бер Сыер. Аның мөгезе булмаган. Мөгезсез килеш ул сарыкка охшаган. Сарыкка охшагач, юаш булган. Юаш булгач, ул куян булган. Куян булгач, куркак дигән сүз. Куркак булгач, ул качкан. Качкач, аны таба алмаганнар. Таба алмагач, ул югалган. Әйтерсең, аны җир йоткан.

Сыер кая киткән?

Сыер югалган. Югалгач, аны таба алмаганнар. Таба алмагач, ул качкан. Качкач, куркак булган. Куркак булгач, ул куян икән. Куян булгач, ул юаш ди. Юаш булгач, ул сарыкка охшаган. Сарыкка охшагач, ул мөгезсез икән. Ә мөгезсез булгач, Сыер нишләсен соң?

Базарга мөгез сатып алырга китсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев