Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Кушколак көнче Куян кәләпүш кияр

“К” авазыннан башланган сүзләрдән җыелган әкият.

Караңгы көзге көндә кәттә көнче Куян куянбикәсен куначага кунмаган кикриклеләрдән көнли.
– Кунаклар килер, китәр. Куянбикә!

– Куяныңны кочакла, көнләштермә! 
– Колакларыңны капла, калфак ки!

Куянга көрәергә кирәк, күршеләрдән киңәш көтә: Кичкә кадәр кырыныргамы, кырынмаскамы? Көрсигә көрпә каплап, көньяк-көнбатышка карап, каткан көлчә кимерсенме, көнбагышмы? Көпә-көндез көнче куянның кәефе киткәли. Кәефсез көенчә Куянга комачауламассыз. Куянбикәнең кояшка карап кәвеш кисә, кәефе күтәрелә. Куянга 
кәефсезлеген күрсәтәсе килмәсә, куянбикә көздән кышка кадәр кәбестә күчәне кимерсен! Кәбисә көзеннән калган кишерләр кипкәннәр. Куянсылуның күзләре кызарган, кырын карап кыерсытмагыз. Кызларга килешә, карбызын кочакласын. Куян кызы кысык күзләрен көзгесенә күрсәтеп, көязләнсен! Кәбестә көясе, кәбестә күбәләге куса-кусын, компьютерын кичкә кадәр кабызмасын, кызыктырмагыз! Китаплар караштырсын, кияүләр качмас!
Флера Мәрданова Госман кызы, Тукай районы, Күзкәй авылы, 26-27 январь, 2023 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев