Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Куян шулпасының шулпасы

Төрек халык әкияте.

Беркөнне таныш түгел авыл агае Хуҗа Насретдингә бүләк итеп куян китергән. Хуҗа аны якты йөз белән каршы алган, сыйлап-хөрмәтләп озаткан. Икенче атнада агай тагын килеп кергән. Кергән дә туп-туры түргә менеп утырган. Хуҗа ниш­ләргә белмичә, аптырап тора икән.

— Әллә танымыйсыңмы? — дигән агай. — Үткән атнада сиңа алагаем зур куян китергән кеше булыр бу!

— Таныйм, таныйм. Рәхим ит! — дип елмайган Хуҗа. Ул кунакның алдына табагы белән аш китереп куйган. — Узган ат­надан калган куян шулпасы булыр.

Бер атна үткәч, Хуҗаның өенә гомер кермәгән ике кеше килеп кергән дә янә түргә менеп утырган.

— Кемнәр буласыз соң? — дип, кыяр-кыймас кына сораган алардан Хуҗа.

— Сиңа куян бүләк иткән кешенең күршеләре без. Нишләсен Хуҗа, теләсә-теләмәсә дә, боларны сыйлап

чыгарырга мәҗбүр булган.

Атна үтүгә, тагын Хуҗаның ишеген шакыганнар. Караса, ишек төбендә бер төркем ир-ат басып тора, ди.

— Сиңа куян бүләк иткән кешенең күршеләренең күрше­ләре булабыз без! — дип, Хуҗаны күрүгә, дәррәү сүз башлаган болар. Аннары, чакырганны да көтмичә, табын тирәсенә тезелешеп утырганнар.

— Рәхим итегез! — дигән Хуҗа. Үзе, мыек астыннан гына хәйләкәр елмаеп, боларның алдына су белән туп-тулы табак китереп куйган.

— Хуҗа әфәнде, нәрсә бу? — дигән гаҗәпләнгән агайлар.

—  Куян шулпасының шулпасы! — дип, исе китми генә җавап биргән Хуҗа аларга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев