Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Куян батыр (әкият)

Куяннарны куркак дип исәплибез, ә өч куян зурлыгындагы бер ата куян бу сүзләрдән тәмам туйган.

Куяннарны куркак дип исәплибез, ә өч куян зурлыгындагы бер ата 
куян бу сүзләрдән тәмам туйган. Хатынын, улы белән кызын үз янына 
чакырып алган да:
- Куяннар арасыннан бүгенге көннәргә кадәр бер патша да, бер вәзир дә 
сайламаганнар. Мин исемемне алыштырам, мине “Куян батыр”-дип 
йөрерсез! Яңа исемемне бөтен җан ияләре дә ишетерлек булсын! Бу исемне 
дөньяга тарату – сезнең бурычыгыз! Хәзер инде эшегездә булыгыз, 
вакытыгызны берегез дә бушка уздырмагыз! Узган бер минутны да кире 
кайтарып булмый. Ә мин авылның яшелчә бакчасын урап кайтам, бәлки 
качып калган, өшегән кишерләр бардыр.
“Куян батыр” ишекне шапылдатып ябып чыгып китү белән, хатыны аш 
бүлмәсенә шулпага кәбестә турарга кереп киткән, кызы чигү чигәргә, улы 
рәсем ясарга утырганнар. Куяннар куышында тату, тыныч тормыш бара.
Яшелчә бакчасында “Куян батыр” озак йөрмәгән, озын колаклары 
кемнәндер быел Куян һәм Песиләр елы икәнлекне ишеткәннәр. Ишетү белән 
куышка йөгереп кайткан, бу хәбәрне пышылдап кына хатынына әйткән. 
Кешеләр «сүзләреңне бөтен тирә-юньдәге җан ияләре тизрәк ишетсен 
дисәң, пышылдап кына әйт!» диләр бит.
Хатынының бу яңалыкка исе киткән, чатанлый-чатанлый, күршегә, күп 
балалы гаиләгә кереп, яңалыкны аларга да илтеп ирештергән. “Балалы өйдә 
сер тормас” дигән әйтем дә бар. Пышылдап кына әйтелгән бу хәбәр кичкә 
инде “Куян батыр” ның үзенә дә әйләнеп кайткан. Телеңне тешләп, авызыңны 
вакытында яба белмәгәнсең икән, әҗерен тиз күрәсең! Болай булгач, хәзер 
инде бик теләсәң дә, кул кушырып утырып булмый!
Кыюлык өчен бер-ике йотым ачыган кишер суы эчеп куйган да, узган 
җәйдә генә киселгән зур имән төбен урап кайтырга уйлаган. Бүреләргә, 
этләргә, төлкеләргә каршы сугыш ачарга туры килер. Куяннар үзләре генә 
башкарып чыга алырдай эш түгел бу! Керпеләрне, еланнарны, тиен һәм 
тукраннарны, куяннар белән берләштерергә кирәк!
Аю бабай бер ай инде җылы өнендә йокы симертә, аны уятып 
йөрмәскә, күке белән саесканнарга хәбәрне ишеттермәскә, дип уйлап 
куйган. Алар ишетсә, бөтен урман дер селкенеп торачак!
Сугышта коралсыз берни дә эшләп булмый! Керпенең энәләре, песинең 
тырнаклары, еланның агуы бар! Тиеннәрне күзәтүче-разведчиклар итәргә 
кирәк булыр, чикләвекләрен вакытында бүреләрнең күзләренә төбәп ата 
алсалар, бик әйбәт. Аларга бу эшләр дә бик җиткән! Көртлекләр карга чумып 
утырсалар, аларны беркем дә күрми!..
Куяннарның озын колаклары тавышны ерактан тота ала. Аяк 
мускулларларын ныгытырга туры килер. Димәк, йөгерү, сикерү, чабу, таудан 
тәгәрәү ярышлары уздырырга кирәк булыр. “Телемне дә, иренемне дә ныграк 
тешлим, дәшмим, пышылдап та сөйләшмим!”- дип “Куян батыр” үз-үзенә сүз 
биргән. Аю бабайныың таянып йөри торган кәкре таягын да урласаң, ул 
калтырамый гына арт аякларында басып тора алыр иде! Дошманнарыңа 
куркуыңны сиздермәскә дә кирәк бит әле!
“Куян батыр” шулай җентекләп сугыш планнарын корып утырганда, 
койма артында кулларына кәгазь чәчәк бәйләме тоткан купшы койрыклы 
төлке пәйда булган. Елмаеп, көлеп: - Мин кичә кич кенә “Куян батыр” туган 
дип ишеттем әле, аны Туган көне белән котларга килгән идем. Урман 
читендә чәчтараш-парикмахерская да ачып җибәрдем, сурәткә дә үзем 
төшерәм. Мин хәзер югары белемле эшмәкәр! Кем икән ул “Куян батыр”? 
Белергә иде!
– Мин! – дигән Куян батыр, дерелдәп һәм пышылдап кына.
Туныңны-акка, колакларыңны кара төскә буяп җибәрсәк, сиңа 
ничек килешер иде, дустым!
– Юк инде! Тунымны буясаң буярсың, колакларымны кара төскә 
буятырга мин шыр юләр түгел, Төлке апакай! – дигән “Куян батыр”.
Шул вакыт ишек ачылып киткән, “Куян батыр”ның чибәр хатыны:
– Сөеклем! Сугыш башланып киткән! Төлкеләрне кырып 
бетерергә! – дигән әмер килгән. Әйдә җылырак туныңны киеп чык! 
– Мылтыгыңны да алырга оныткансың! – дип кычкырган. Төлке куркуыннан 
дер-дер калтыранып, чыгып йөгергән.
Шулай итеп “Куян батыр”ның үзеннән дә батыррак һәм Төлкедән дә 
хәйләкәррәк хатыны ирен хәйләкәр төлке тозагына эләгүдән саклап, 
коткарып калган, ди.
Флера Мәрданова Госман кызы, Тукай районы Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев