Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Кәккүк каян барлыкка килгән?

Ике кызның әниләре чирләп ята икән. Әтиләре намазга киткәч, бу кызлар кычкырышып, шау-гөр килеп уйнаганнар да уйнаганнар.

Әни­ләре:

—   Кызым, су бирегезче,— дип тилмереп су сораса да, бу балалар ишетмәгәннәр икән. Шулай итеп ята торгач әниләре: «И ходаем, кәккүк булсаемчы»,— диюе булган — кәккүккә әверелеп очып  йөри  башлаган. Бу балалар әниләренең кошка әверелеп очып йөрүләрен күреп:

 

—  Әнкәем, мә, су бирәбез,— дип елаша башлаганнар. Әтиләре на­маздан кайтып ишек ачуга — әниләре очып чыгып та киткән. Ике кыз аның артыннан су тотып йөгергәннәр.

Чытырманлыклар, таулар үткән­нәр. Елый-елый йөгергәннәр. Боларның күз яше тамган җирдән чылты­рап  чишмәләр  агып  киткән,  аяк табаннары  канап, үләннәргә тамган. Яланда   кызыл   яфраклар  очратканыгыз  бармы?  Менә   шул   яфраклар аларның каннары тамганлыктан шулай кызарып калганнар, ди.

 

Шуңа күрә кәккүк балаларын карамый, йомыркасын чит кош оясына салып китә икән.

"Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар" (1987) китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев