Чегән халык әкияте.
Әниләре балаларын чакырып алган да:
— Кемгә аш салып бирим? — дип сораган.
— Миңа! — дип кычкырып җибәргән өлкән улы.— Миңа күбрәк сал! Бик ашыйсым килде.
Балалар чөгендер шулпасын ялт иттереп куйганнар. Шуннан әниләре алардан
— Кемгә ботка бирим? — дип сораган.
— Миңа, миңа ботка!—дип янә кычкыра башлаган өлкән улы.— Күбрәк сал, әни, яме!
Балалар ботканы да сыптырып куйганнар. Инде әниләре сорый икән:
— Йә, кайсыгыз ат көтәргә бара?
— Без, без! — дип кычкырышалар балалар, абыйлары исә дәшми тора икән.
— Ә син ник дәшмисең, улым? — дип сораган өлкән улыннан әнисе.— Ашаганда барысыннан да күбрәк ашадың, эшкә дигәндә, авызыңа су капкандай торасың.
— И, әни,— дип үпкәләп җавап биргән өлкән улы.— Мин ике эшеңне дә башкаларга караганда күбрәк эшләдем, инде өченчесен дә миңа кушарсыңмы тагын?
Фото Фрипик сайтыннан.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев