Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Керпе ничек энәле булган?

Элек Керпенең бер генә энәсе дә булма­ган. Аннан хәтта тычканнар да курыкмаган.

Ә хәйләкәр Төлке өчен энәсез Керпе иң тәмле азык булган, шуңа күрә керпеләр Төлке булган җирләрне урап үтәргә тырышканнар.

Керпе өстенә юка гына күлмәк киеп йөргән. Ул кием җилне дә, салкынны да үткәргән, шуңа күрә көз­нең яңгырлы көннәрендә Керпе бик туңган, өшегән.

Беркөнне Керпе, ризык эзләп урманда йөргәндә, җирдә бер бик очлы энә күреп алган. Дошман очраса, коралым булыр, очрамаса, күлмәгемне ямарга булса да ярап куяр әле дип, ул энәне түшенә кадаган. Тик тү­шендәге энә аңа йөгерергә комачаулаган, вакыт-вакыт чәнчеп тә ала икән. Шуңа күрә Керпе аны аркасына кадап куйган һәм юлын дәвам иткән. Бара торгач, сукмакта яткан тагын бик күп энәләргә юлыккан ул.

— Бигрәк әйбәт булды әле бу! Бер энәне югалтсам, икенчесе булыр, — дип, аларны да алып аркасына кадаган, ди.

Урманның эченә үк кереп җиткәч, Керпегә ку­лына кәрзин тоткан Төлке очраган, Күрше авылга тавык кетәклегенә барышы булган аның. Керпене күргәч, Төлке бик куанган, хәтта иреннәрен дә ялаштырып куйган. Тик энәләрен күргәч, шаккаткан: бу көнгә кадәр энәле Керпе күргәне булмаган аның.

—  Керпе, сеңелкәй! Бер энәңне миңа да биреп тор әле! Затлы тунымның иң матур җирен көя кимергән, ямар идем, — дип алдашкан хәйләкәр Төлке.

—  Ярар, ярар! Хәзер иң очлысын сайлап бирер­мен! — дигән Керпе. Ул энәләрен бер-бер артлы чы­гарган һәм күлмәгенең төрле-төрле җирләренә кадый барган. Ә үзе бертуктаусыз: — Тукта әле, бу энә бик очлы булмады, бусы да очлы түгел! — дип сөйләнә икән.

Төлкенең түзеп торыр чамасы калмаган, һәм ул сикергәләп китеп барган. Үзе эченнән генә: «Нигә мин кадерле вакытымны энәле бер Керпегә әрәм итеп торам соң әле? Энәсезләре дә очрамый калмас. Йотып җи­бәргәндә, энәләре тамагыма кадалса, нишләрмен?» — дип уйлый икән.

Шулай итеп, хәйләкәр Төлке Керпене алдый алмаган. Ә берничә көннән урмандагы бөтен керпеләр энәле тун киеп йөри башлаганнар. Хәзер аларга Төлке дә, салкын җилләр дә куркыныч түгел, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев