Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Карт һәм Су анасы

Нугай халык әкияте.

Бер карт урманга утынга киткән. Юлында ташкын сулы елга очраткан. Елга аркылы салынган шыгырдавык басмага керүгә, картның кулындагы балтасы суга төшкән. Басманы узгач, карт елга ярына утырган да елап җибәргән. Балтасы аның хуҗа­лыгында бердәнбер байлыгы икән. Шулчак елгада Су анасы күренгән:

— Ник елыйсың? — дип сораган ул.

— Бердәнбер балтамны суга төшердем, — дигән карт. Су анасы елга   төбеннән алтын балта алган да картка сузган:

— Синең балтамы?

— Юк,— дигән карт.

Су анасы көмеш балта алган.

— Бәлки, бусы синекедер?

— Юк инде,— дигән карт.

Аннары Су анасы картка гап-гади өченче балтаны сузган.

— Синекеме?

— Бусы — минеке! — дип шатланган карт.

Намуслы булганы өчен, Су анасы картка өч балта биргән: берсе алтын, берсе көмеш, берсе гап-гади, ди.

Карт утын кискән дә өенә кайтып киткән. Бай күршесе, картның алтын һәм көмеш балталарын күреп:

— Бу байлыкны кайдан алдың? — дип сораган. Карт аңа һәммәсен сөйләп биргән.

Бай аны тыңлап бетергән дә, балтасын күтәреп, елгага йөгергән. Балтасын суга ыргытып, үзе ярга утырган да еларга керешкән.

Су анасы, елгадан чыгып:

— Ник елыйсың? — дигән.

— Балтамны суга төшердем.

Су анасы, иелеп, елга төбеннән алтын балта алган.

— Бу синең балтамы?

— Әйе, әйе, минеке! — дигән бай.

— Алдашканың өчен сиңа алтыны да, гадие дә булмас! — дигән Су анасы һәм су төбенә төшеп югалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

2

1

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев