Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Кадаклы аш

Төньяк Америка халыклары әкияте.

Бер ярлы адәм хәер эстәп йөри икән. Авыл уртасындагы хәлле генә йортка кереп, ашарга сораган бу.

— Өемдә бер тәгам ризык та юк! — дип кырт кискән хуҗа­ның хатыны.

— Миңа ризык кирәк түгел, бер кадак булса, шул җиткән. Кадактан аш пешерә беләм мин,— дигән теләнче.

Моны ишеткән хуҗа бер кадак чыгарып биргән.

— Чүкеч тә кирәк булыр,— дигән теләнче.

Хуҗа чүкеч биргәч, ул учак өстендәге агачка кадак кагып куйган.

— Хәзер инде бер зуррак казан китер, шунсыз тамак туй­мас,— дигән теләнче.

Хуҗа казан китергән, теләнче аны кадакка элеп куйган, ка­занга яртылаш су салган.

— Бераз тозыгыз бармы? — дигән ул аннары.

Хуҗа тоз биргәч, теләнче иркен сулап куйган да сүзен дә­вам иткән:

— Тоз янына ит тә кирәк инде...

Хуҗа келәттән ит алып чыккан. Теләнче итне казанга сал­ган да болай дигән:

— Бәрәңгесез, кишерсез, сугансыз тормыйсыздыр инде...

Хуҗа теләнче әйткәннәрнең һәммәсен дә китергән. Телән­че, сөйләнә-сөйләнә, учакка утын өстәп торган. Тиздән аш пе­шеп тә чыккан. Бер кадактан башланган аш бик тә тәмле булган. Теләнчегә дә, хуҗага да, аның хатынына да җиткән. Әле сезгә дә ярты казан калган, ди. Тамагыгыз ачса, кадаклы аштан авыз итергә килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев