Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Исемсез Ишәкнең ике имзасы

“И” авазларыннан башланган сүзләрдән төзелгән әкият.

Әкият бу, димәгез!

Имештер, иртән иртүк, имәнлектә искиткеч инсафлы, иманлы Итекчегә исемсез, иясез, иренчәк Ишәк ияләшкән. Итекчене ихтирам иткән иптәшләре ишетеп, иңкүлектә иясез, имгәк, иренчәк Ишәкнең измәсен изәргә, ирексезләп иярләргә исәпләгәннәр.

Иманлы, итәгатъле Итекче Ишәкнең иренчәк икәнлегенә икеләнгән, Ишәккә иминиятлек игълан иткән. Иптәшләре Ишәкне интектермәгәннәр, имгәтмәгәннәр.

Ихтимал, игъланны иренчәк, исемсез, иясез Ишәк имзалагандыр. Игътибарсызлар игъландагы идарә исеменнән имзаланган «И-һо-һо», «И-ха-ха» исемнәренә игътибар итсәләр, инанырлар.

Иптәшләр! Имәндә икән имбирь «И-һи-һи! И-һа-һа!»

20-21 январь, 2020 ел, Күзкәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев