Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Йомшаккай

Ребекка Эллиотт мотивы буенча Рушания Гыйләҗева әкияте.

 

 

Карлы кыш та, җил-яңгырлы яз да үтеп китте. Куян баласы Йомшаккай җәйне кѳтте. Ул әнисе белән урамда уйнау турында хыялланган икән. Ә әнисенең эшләре булган. Шуңа күрә Йомшаккай тыныч кына әнисен кѳтеп 
утырган. Менә беркѳн иртән…
– Сәлам, йомшагым! – дип, елмаеп, эндәшкән әнисе. – Уяндыңмы? Урамга чыгабызмы?
– Җәй җиттемени? – дип, гаҗәпләнгән Йомшаккай.
– Җәй, җәй, – дип, кочаклаган әнисе. – Алга, алга!
– Ә нишләп урамда шулай кызу? – ди икән Йомшаккай.
– Без җылы суда коенсыннар ѳчен! – дип, җавап биргән әнисе.
Якты кояш, hаваны кыздырып, сап-сары күктә йѳзәргә чыккан икән. 
– Ә нишләп чикерткәләр бик биек сикерәләр?
– Алар безне дә сикерешеп уйнарга чакыралар, – дигән дә, әнисе биеккә сикергән. Әйдә, кем биегрәк сикерә?
Кояш нурлары Йомшаккайны битеннән сыйпаган. Чикерткәләр дә сикерешкәннәр.
– Ә нишләп кѳннәр бик озын? – дип сорый икән Йомшаккай.
– Без синең белән озаграк уйнасын ѳчен.
Күк зәңгәрсу тѳскә кергән, болытлар күренми икән.
– Ә нигә тѳрле тѳсле чәчкәләр үсәләр?
– Безгә тәмле хуш исләрен бүләк итәр ѳчен! – дип җавап биргән әнисе. – Иснәп кара әле, нинди татлы исле болын чәчкәләре!
Шулчак, кояш күктә йѳзгән ак болытлар астына кереп качкан.
– Ә кошлар нигә шулай кычкырып сайрыйлар?
– Без алар җырын тыңлап, биесен ѳчен, – диеп, әнисе җырлап җибәргән.
Болытлар караңгырак тѳскә кергән.
– Ә нигә бал кортлары безелдиләр?
– Алар татлы бал җыйганда бер-берсе белән шулай сѳйләшәләр, безгә тәмле бал ясыйлар – диеп, яланып куйган әнисе. Шул минутта җил исеп алган.
– Ә яшелчәләр? Нишләп алар шундый зурлар? – дип, гаҗәпләнгән Йомшаккай.
– Без аларны тәмләп ашасын ѳчен – дигән дә, әнисе баллы кишерне җирдән тартып чыгарган.
– Шул минутта күктә сызылып яшен атылган.
– Ә нәрсә ул күктә шулай шаулый, мин куркам? – дип, сораган Йомшаккай яшен яшьнәвенә гаҗәпләнеп.
– Йоннарыбыз юешләнмәсен ѳчен, безгә тизрәк ѳйгә кайтырга кирәк – диеп, җавап биргән әнисе. 
Шулчак алар ѳлгергән яшелчәләр, агачлар яныннан, болын буйлап. чаба башлаганнар. Ә елга ярына килеп җиткәч, суда ялтырап яткан ташларга басып, елга аша сикергәннәр. Менә ѳйләренә дә кайтып җиткәннәр!
– Ә нигә яшен шулкадәр куркыныч? – дип сораган Йомшаккай.
– Мин сине яратып, кочакласын ѳчен, – дигән дә, әнисе баласын йомшак кына сыйпап, битеннән пәп иткән.
– Ә нишләп мин шулай арыдым, күзләрем йомыла, – дип пышылдаган Йомшаккай.
– Чѳнки безгә йокларга вакыт – диеп, әнисе куянкайның башыннан сыйпаган.
Тышта шыбырдап яңгыр яуган. 
Ә әнисе:
– Минем матур йомшагым, аппагым, яңгыр тавышына бик яхшы йоклап була, – дия-дия, баласының ѳстенә чәчәкле мамык юрган җәеп, матур теләкләр теләгән. Тыныч йокы, куянкаем, тәмле тѳшләр. 


Йокы алдыннан сѳйләнә торган әкият йортта тынычлык, аңлашучанлык тәрбияли. Бала матур рәсемле маҗаралы китапны укыгач, татлы йокыга бик җиңел китә. Йокысы да рәхәт hәм сәламәт була.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әкият укысаң,балаң мәрхәмәтле, игелекле булып үсә.