Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Бүре белән чүлмәкче

Албан халык әкияте.

Берзаманны ач бүре авыл урамына килеп кергән. «Кәҗә бә­тие яисә сарык бәрәне күренсә, эләктерәм дә чабам»,— дигән. Бүре исен сизгән этләр дәррәү өрә башлаганнар. Кайсы бал­та, кайсы күсәк, кайсы сәнәк, кайсы чалгы күтәргән авыл агай­лары йөгерешеп чыкканнар да бүрене урап алганнар.

— Син минем кәҗәне будың! — дигән берсе.

— Син минем сарыкны алып киттең! — дигән икенчесе.

— Син минем бәрәнне ашадың! — дип җикергән өченчесе. Ә бүре, бер сүз дә эндәшмичә, исән чакта моннан ничек ычкынырга дип, як-ягына карана икән.

Шулчак болар янына чүлмәкче йөгереп килгән дә бары­сыннан да уздырып акыра башлаган. Үзе кычкыра, үзе тәпәч белән кизәнә, бүрегә таш ыргыта икән бу.

«Сәбәпсезгә кычкыручы булган җирдән качып котылып була»,— дип уйлаган бүре һәм чүлмәкчегә карап сүз каткан:

— Туктале, чүлмәкче! Нишлисең син? Ярый инде, бу агай­лар кычкырсыннар да ди... Бәлки, мин аларның сарыгын яисә кәҗәсен ялгыш урлаганмындыр... Ә менә сиңа нинди яманлык кылдым мин? Әллә чүлмәгеңне ашадыммы?

Бу сүзләрне ишеткәч, авыл агайлары, дөньяларын онытып, чүлмәкчедән көлә башлаганнар. Ә чүлмәкче ни әйтергә бел­мичә телсез калган. Шул арада бүре томырылып бер читкә сикергән дә күз ачып йомганчы урманга кереп югалган, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев