Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Бәхет кирәкми, тәхет кирәк!

Әкият.

2023 ел декабрь аеның соңгы сәгатьләрендә күк күкрәгән, җир тетрәгән тавышлар арасында яшен яшьнәтеп, кар бураннары туздырып Аҗдаһа еланнар нәселендә җитмеш җиде башлы Аҗдаһа елан баласы дөньяга килгән. Туу белән җитмеш җиде башын берюлы болгап үзенең дөньяга килүен белдергән. Бу мизгелдә Ай тотылган, Кояш очкыннар чәчеп алган. Аҗдаһа елан баласы акырган тавыштан Җир шары да калтыранып куйган.

– Берничә минуттан галәм белән мин идарә итә башлыйм. Телисе теләкләрегезне алдан уйлап, теләп куегыз. Киләчәк яңа 2024 нче елда минем үземә бәхет кирәкми, тәхет кирәк! – дип сүзләрен башлаган. Иң акыллы, иң зур башыма таҗ элеп куярга да җыенмыйм. Таҗ ул акыллы башның да уйлау сәләтен киметә. Бөтен галәмдәге җан ияләре мине таҗсыз көенчә дә таныячаклар.Тәхетем тирәли акылы сай вәзирләр дә басып тормас. Мин бөтен дөньяны үзгәртәм. Иң акыллы башым — минем иң зур башым! Калган җитмеш алты башыма җитмеш алты вазыйфа тапшырырга җыенам. Бу кечкенәрәк башларым миңа бик буйсынмый башласалар, миңа аларны кисеп ташлау кыенлык тудырмый.

Беренче ярдәмчем — уң яктагы башыма таҗлы вирусның яңа төрләрен уйлап табу өстендә эшләү бурычы йөкләнә. Менә шушы башыма үземә бирелгән таҗны эләм. Беренче баш! Сүзләремне ишеттеңме, аңладыңмы? Бик теләсәң дарулар уйлап табуны һәм чыгаруны да үз өстеңә алырсың.

Икенче башым! Сиңа мәктәп балаларының башларын төрле мавыктыргыч уеннар белән алдап, интернет челтәреннән чыга алмаслык хәлгә китерү бурычы йөкләнә. Үз башлары эшләмәсә, алар җансыз роботлар кебек яши башлаячаклар, ашау турында да, йокы турында да онытачаклар. Онытма, галәмнең киләчәге балалар кулында!
Өченче башым казнамдагы алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар, табигый байлыкларның исәп-хисабын алып барыр.

Дүртенче башым! Сиңа җитдирәк йомыш тапшырам. Кәеф-сафа коручыларның саннарын арттыру өлкәсендә эшләрсең. Театр, концерт заллары хезмәткәрләре баш миләрен томалый торган быргы, барабан, сыбызгы тавышларына көчләрен кызганмасыннар, яңа көйләр, әсәрләр иҗат ителсен! Бик теләсәң хәмерне, исерткеч эчемлекләрне дә эшкә җигә аласың.

Бишенче башым! Син кылыч, хәнҗәр кебек борынгырак кораллардан арынып, су асты көймәләре, танклар, самолетлар, ракеталар чыгару турында күбрәк уйла! Тик атом-төш коралы белән идарә итүне кешеләргә ышанып тапшыра күрмә! Җеннәргә ышансаң да була.
Алтынчы башым азык-төлек складларын, амбарларны ныгытыбрак сакласын! Ачның ачуы яман! дигән әйтемне исеннән чыгармасын!

Җиденче башым зинданнар, андагы чылбырлар һәм тоткыннар белән идарә итәр.
Сигезенче башыма иң зур вазыйфаларымның берсен йөклим — ир белән хатыннарны, гаиләдәге балалар, туганнарны, күршеләрне талаштырсын! Акыллы бул! Милләтләр арасындагы ызгышлар сиңа ярдәм итәр.

Йә! Бөтен башларым да үз бурычларын аңладымы?

Җитмеш алты баш берьюлы чайкалып куйганнар. Бу мизгелдә таулар селкенгән, утлы вулканнар йокыдан уянганнар.

Куяннар белән Песиләр тиз генә Кыш бабайга ашыгыч SMS хәбәр җибәргәннәр: җитмеш җиде башлы Аҗдаһа хакимлегеннән зинһар безне сакла, бабакай! — дигәннәр, сихер көчен җиңә ала торган тылсымлы таягыңны кулыңнан ычкындыра күрмә! — дип кисәтүне дә кирәк тапканнар.

Ә Кыш бабай бу хәбәрне укып, тиз генә боерык-фәрман язган: Аҗдаһаның башын җидедән дә арттырмаска! — диелгән бу боерыкта һәм Кыш бабайның куаркодлы мөһере сугылган булган.

Флера Мәрданова Госман кызы
06.12.2023 ел
Күзкәй, Тукай районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев