Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Аучылар

Кайчандыр, белмим, бер авылда яшәгән дә, яшәмәгән дә, ди, Сәмәд, Мәмәд, Вәлид һәм Әхмәд исемле дүрт аучы.

(Агул халык әкияте)

Кайчандыр, белмим, бер авылда яшәгән дә, яшәмәгән дә, ди, Сәмәд, Мәмәд, Вәлид һәм Әхмәд исемле дүрт аучы.

Һәркайсының берәр мылтыгы булган. Тик, берсенең мыл­тыгы — түтәсез, икенчесенеке — көпшәсез, өченчесенеке — тәтесез, ә дүртенчесенеке бөтенләй бернисез икән.

Шулай ауга чыгып киткәннәр болар. Тау һәм үзәннәр буй­лап кыш һәм җәй, яз һәм көз буе бик озак йөргәннәр һәм, ни­һаять, туган авылларының ындыр артына килеп җиткәннәр.

Карасалар — куян утыра! Таудан зуррак, тараканнан бәләкәйрәк, ди, ул. Кем беренче атарга тиеш, дип бәхәсләшергә тотынган аучылар. Тамаклары карлыкканчы кычкырышканнар да мылтыкка тотынганнар. Сәмәд тын калган, Мәмәд төзәгән, Вәлид тәтегә баскан, Әхмәд исә куянны атып еккан, ди.

Инде куянны өйгә алып кайтырга кирәк бит. Һәркайсы бар көченә үз ягына тартса да, кымшата алмаганнар. Шулчак Мәмәд Тәңкә әбинең сыңар күзле әтәчен искә төшергән. Ул эзләп киткән, ә Әхмәд әтәчне алып килгән. Куянны әтәч өстенә сузып салганнар, куян сыртына үгезләрне төягәннәр, үзләре үгезгә атланганнар да авылга таба очканнар.

Авылның бар хатын-кызы, җыелып, балта белән куян тиресен туный башлаганнар. Өч көн дигәндә тунап бетергән­нәр моны. Аннары ирләр зур-зур казаннарда куян ите пеше­рергә тотынганнар. Пешеп чыккач, бөтен авыл белән куян итен бер минут, ярты сәгать, өч көн, биш ай һәм җиде ел ашаган­нар. Шулай да ашап бетерә алмаганнар.

Куян тиресеннән әллә ничә бүрек теккәннәр. Иң зур бүрек­ләре уймак хәтле, иң бәләкәе кәрҗиннән зуррак булган. Бер бүрекләре миңа да эләкте: башыма — олырак, бармакка — кысанрак, шуңа киеп йөргәнем юк. Бүрегемне күрәсегез килсә, кунакка килегез. Ләкин әйтеп куям: иртән дә, кичен дә, төнлә дә, көндез дә түгел. Шуннан кала, теләсә кайсы чакта килегез.

Разил Вәлиев тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев