Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Әтисе белән улы

Әтисе аны шундый ярата: улы дигәндә җанын да бирер иде менә!

(Тат халык әкияте)
Бер игенченең кечкенә улы була. Бөтенләй бәп-бәләкәй малай була әле ул. Әтисе аны шундый ярата: улы дигәндә җанын да бирер иде менә! Әти кеше иртә таңнан кара кичкә хәтле кырда эшли. Аз гына буш вакыты булдымы, нәни улы янына йөгерә.

Ниһаять, малай үсеп җитә. Ул хәзер инде һәр эштә әтисенә бер дигән ярдәмче була.
Көннәрдән бер көнне карт игенче кырга эшкә китә. Билгеле, үзе белән сөекле улын да ала инде бу. Иңнәренә авыр китмәннәр салып, бик озак бара болар. Бара торгач, карт алҗый башлый.

— Уф, арыдым, — ди ул. — Картаелган шул, тез буыннары тотмый. Булмаса, син мине азрак күтәреп бар, улым. Бераз ял итәрмен, аннары үзем дә барып җитәрмен.

Егет риза була. Алар шулай юлның тагын бер кадәресен узалар. Яшь игенче, кырыкмаса-кырыкка бөгелеп-сыгылып, көч-хәл белән тузанлы юлдан атлый, ә хәйләкәр карт аның җилкәсендә утыра икән.

Болай күңелсез бару картны туйдыра башлый.
— Әйт әле, улым,— дип сорый ул,— нинди кошчык пырхылдап узды ул куаклар арасыннан?
Улы моны бөтенләй ишетмәмешкә салыша. Аның саен:
— Ә анда, юл читендә, нинди агач үсә соң әле?— дип, әтисе улына һич кенә дә тынгылык бирми икән.

Бу сорауларны ишетеп, ачуы килеп барган егетнең кашлары җыерылып-җыерылыл куя, ди.
Менә болар бер чишмә янына килеп җитәләр.
— Инде тукта, улым, су эчеп алыйм! — ди карт.

Егет, нидер мыгырданып, әтисен, он тутырылган капчыкны ыргыткандай, җиргә ташлый.
— Эч, әмма дә ләкин тизрәк селкен, әти!

Карт улына карап-карап тора да татлы салкын чишмә суын эчә. Аннары, көлемсери төшеп, болай ди:
— И улым! Син әле минем кебек бик тә кечкенә һәм җиңел чакта, ә мин нәкъ синең шикелле таза һәм көчле вакытта, без бу юлны икеләтә тизрәк үтә идек. Шуның өстенә, синең барлык сорауларыңа да җавап бирергә һәм теләкләреңне үтәргә дә өлгерә идем. Әйт әле, улым, шуны хәтерлисеңме син?

Оялуыннан егетнең битләре ут яна. Ә карт җиңел генә тора да, улына әйләнеп тә карамыйча, тиз-тиз атлап китеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев