Ашка — куян
Әкият

Ашка — куян

Беркөнне Төлке Куянны ашка чакырган.

Беркөнне Төлке Куянны ашка чакырган. — Куян сеңлем, мин бит сине бик яратам, бүген кич миңа ашка кил, — дигән. Куян моңа шатланган. Тиз генә җыенган да Төлкегә кунакка киткән. Барып керсә, Төлке учакка казан элеп булыша икән.

— Исәнме, Төлке апа, менә килеп тә җиттем. Рәхмәт чакыруыңа, — дигән Куян.

Төлке җавап биреп тормаган, Куянны, колагыннан алып, казанга китереп тә салган.

— Нишлисең син, Төлке апа, мин бит сиңа ашка килдем, кызган мине... — дип ялварган Куян.

Төлкегә шул җитә калган.

— Әйе шул, ашка чакырдым, шуңа да син ашта инде, — дигән.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев