Арыслан белән тычкан
Арыслан тычканга карап: — Тычкан нинди бәхетле! — ди икән.
Арысланны читлеккә япканнар. Ә читлекнең бер почмагында — аста тычкан оясы булган. Тычкан оясыннан башын чыгарып арысланны күзәтә икән:
— Арыслан кебек зур булсам мин читлек астында түгел, читлекнең үзендә яшәр идем, — ди икән.
Арыслан исә тычканга карап:
— Тычкан нинди бәхетле! Әгәр мин тычкан кебек кечкенә булсам, бу читлектә бер көн дә тормас идем, — ди икән.
— Арысланның эше рәхәт аның. Аңа хезмәтчеләре ризыкны алдына ук китереп салалар, ә миңа кышын ачка үлмәс өчен күпме тир түгәргә кирәк, — дип уйлаган тычкан.
Шуннан соң тычкан үсмәкче булган, ә арыслан кечерәергә теләгән. Арыслан алдына куйган бер ризыкны да капмый башлаган, ә тычкан исә аңа дигән ризыкны көне-төне ашарга тотынган. Шулай итә торгач, арыслан тычкан хәтле, тычкан исә арыслан хәтле булган. Тычкан читлек эчендә калган, арыслан качкан.
Хәзер тычканны арыслан дип уйлап, ризыкны аның алдына салганнар. Әмма ул үзенең элекке оясын, иркенләй йөргән чакларын сагынган. Тик читлектән чыга алмаган. Шунда ул арысланның хәлен аңлаган Һәм бөтенләй ашамый башлаган. Ач тора торгач, ябыккан һәм элекке хәленә кайткан. Читлектән чыгып, ул да урманга качкан. Ә анда арыслан белән очрашкан. Алар бер-берсен күреп бик сөенгәннәр. Арыслан да әзерне генә ашарга өйрәнеп беткән булган, хуҗасын һәм читлеген, читлектәге ризыкны сагынган. Шуннан кире оясына кайткан, тычканга үз оясы яныннан бер почмак бүлеп биргән.
Тычкан хәзер арыслан булырга кызыкмаган. Тычкан булуның да уңай яклары булуын ул аңлаган.
Арыслан да:
— Ач булганда ирек бер дә күңелле түгел икән, — дип уйлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев