Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Аккош турында әкият

Борын заманда түгел, әле быел җәй көне Ашыт елгасында пар аккошлар җиде бәби чыгарды.

Борын заманда түгел, әле быел җәй көне Ашыт елгасында пар аккошлар җиде бәби чыгарды. Ел саен шулай – парлап туган җирләренә кайталар да, нәкъ җиде бәби чыгарып, үстереп, көз җиткәч кабат җылы якларга юл тоталар. Менә быел да җәй уртасы узып барган көннәрдә җиде бәбкәләрен ияртеп, горур гына елгада йөзеп йөргән таныш аккошларны күреп, һәркем сокланды.

Җиде аккош баласы баштагы мәлләрдә генә соргылт, шөкәтсез бәбкәләр кебек йөрсәләр дә, тиз арада әти-әниләре кебек искиткеч чибәр кошларга әйләнделәр. Ашыт суының елтыр көзгесендә үзләренең шәүләләрен күреп, әй гоурланды алар. Янәшәлерендә бата-чума маймыч чүпләштергән кыр үрдәкләренә һавалы гына ысылдашып алдылар. “И, адәм көлкеләре! Кара инде бу үрдәкләргә! Ни гәүдәләре, ни мамыклары, ни килеш-кыяфәтләре диген...” Баштарак әлеге сүзләрне үзара гына пышылдашсалар, соңрак үрдәкләрнең үзләренә үк әйтә башладылар. “Сезнең кебек котсызларга Ашыт суында урын юк, барыгыз читкәрәк, әнә теге сазлыкка!” дип үрдәкләрне куарга ук тотындылар. Шулчагында кинәт кенә “Шарт-шорт” иткән тавыш яңгырады.

Эшнең нидә икәнлеген чамалаган үрдәкләр, камыш арасына кереп постылар. “Шарт, шорт!” Тавыш кабат яңгырады. Каушап калган аккошлар кая барырга, ни кылырга белмәделәр. Кискен тавышның аучы мылтыгыннан яңгыраганын алар аңлаганнар иде инде.

Шулчагында биек камышлар арасыннан ана һәм ата үрдәк тавыш бирде: “Бире килегез, монда яшеренер урын әйбәт!” Аккошлар тиз генә камышлыкка йөзеп килделәр. Аучыларның мылтык тавышы, адымнары тыңгач та әле озак кына бер-берләренә сыенышып утырды алар. Чын матурлыкның тышкы кыяфәттә түгел, күңел матурлыгында икәнен аккошлар аңлаган иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев