Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Зөләйха (әкият)

Яшәгән ди, булган ди Зөләйха  исемле бер кыз. Аларның гаиләсе бик ярлы булган.

Аларның бервакытта да акчалары җитмәгән. Иске өйдә яшәгәннәр. Беркөнне Зөләйханың төшенә күптән үлгән Зөләйха әбисе кергән:

– Исәнме, кызым! – дигән ул.

– Әби! Әби! Без кая?

– Балакаем, без синең төшеңдә. Сиңа булышасым килә. Кызым, синең  рәхәт тормышта яшисең киләме?

– Әлбәттә!

– Синең ике юлың бар. Берсе җиңел, берсе авыр. Җиңел юлны сайласаң, бүгенге хәлеңнән ерак китә алмассың. Авырын сайласаң – бик күп итеп эшләргә, тырышырга туры килер. Ләкин син мул тормышта яшәрсең.

– Әбием, мин җиңелен сайлар идем дә, ләкин әти-әнине авыр тормышта яшәтәсем килми! Авырын сайлыйм! Нинди эшләр эшләргә кирәк ?

– Алайса, мин сиңа бераз ярдәм итәрмен. Сиңа иртәгә иртән үк, паркка барырга кирәк булыр. Бер байның каретасы белән үтеп барганда, кирәкле кәгазьләре тутырылган букчасын төшереп калдырачак. Син аны табып алырсың һәм байга илтеп бирерсең. Кара аны, эчендәге  документларга тимә!    

 Иртән Зөләйха тиргә батып йокысыннан уянган. Әбисе төшендә сөйләгәннәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәгән. Алай да тикшереп карарга булган һәм паркка юл тоткан. Барысы да әбисе сөйләгәнчә булган. Кыз байга документлар тутырылган букчаны илтеп биргән.

Бай әфәнде бик шатланган. Аның кызга булышасы килгән. Бай Зөләйханың өс киеменә игътибар иткән. Зөләйха чиста киенсә дә, аның күлмәге инде бик иске булган. Бай әфәнде аңа өендә эшләргә тәкъдим иткән.

– Син бик намуслы кызга охшагансың. Минем сине эшкә аласым килә, – дигән бай. 

Зөләйха башта җыештыручы булып эшләгән. Аның тырышлыгына байның исе киткән. Акыллы булуын да исәпкә алып, ул аны оешмасына чакырган. Зөләйха бик тырышып эшләгән, укыган, зур абруй казанган. Бераздан Зөләйха әти-әнисе белән яңа йортка күченгән һәм бик рәхәт һәм мул тормышта яши башлаган, ди.

Камилә Нотфуллина, Әлки районы, Югары Әлморза мәктәбе, 5 нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев