Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Юл тылсымчысы дәресләре

Беркайчан да юлда ялгыз йормәгез, юл кагыйдәләрен исегездән чыгармагыз, нәни дусларым, яме.

Көннәрдән бер көнне Алия дусты Азат белән уйлашканнар да, “Кырлай паркына” барып кайтырга булганнар. Болар, җыенып чыгып киткәннәр, бу ике дуска юлның  икенче ягына чыгарга кирәк икән, ә юлда тыз да быз йөк автомобильләре, җәмәгать транспортлары, җиңел автомобильләр йөреп торалар икән. 
Алия белән Азат нишләргә дә белми басып торганда, болар каршысына юллар тылсымчысы килеп чыга.
– Сез балалар, юл кырыенда нишләп басып торасыз? – диеп сораган.
Алия белән Азат үзләренең бик тә “Кырлай паркына” барасылары килүләрен һәм бу зур юлдан чыга алмауларын сөйләп биргәннәр. 
– Ә сез, балалар, юл кагыйдәләрен беләсезме? – диеп сораган юл тылсымчысы.
Балалар “Юк” дип башларын аска игәннәр.
– Өлкәннәрсез балаларга юлда йөрү катыгый тыела, – диеп ачуланып та ала тылсымчы аларны. 
– Хәзер мин сезгә җәяүлеләр өчен иң кирәкле юл кагыйдәләрен аңлатып, күрсәтеп китәм, – ди ул. Һәм ике дусны “җәяүлеләр кичүе” янына алып килә.
– Менә бу, балалар, “җәяүлеләр кичүе” дип атала. Юлны бары шушы кичү булган урыннардан гына узарга ярый. Әгәр дә ул булмаса, сезгә ярдәмгә һәрвакыт светофор сигналы булышыр. Светофор сигналының төсләре кызыл төс, сары төс һәм яшел төс булыр.
Кызыл төс – тукта дигәнне, сары төс – игътибарлы бул, ә яшел төс – юлдан чыгарга мөмкин дигәнне аңлата, – диеп әйткән.

Балалар, бервакыта да юлда ялгыз йөрмәгез, юл кагыйдәләрен онытмагыз. Юл беркайчан да ялгышлыкны кичерми – шуларны истә тотыгыз, – дигән юл тылсымчысы.
Балалар юл тылсымчысына бик зур рәхмәтләр әйтеп, аның биргән киңәшләрен тотып кире өйләренә кайтып киткәннәр.

Икенче юлы Алсу белән Азат үзләренең әти–әниләре белән “ Кырлай паркына” барып, рәхәтләнеп ял итеп кайтканнар.
Менә шулай, нәни дусларым, беркайчан да юлда ялгыз йормәгез, юл кагыйдәләрен исегездән чыгармагыз, яме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев