Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Яктылыктан курка торган бабай турында әкият

Борын-борын заманда, без әле тумаганда, яшәгән, ди, бер  карт. Хәтта аның яшен бер кеше дә белмәгән. Ул карт  бик ерак  илдә яшәгән.

Шушы бабай яктылыктан, кояш нурларыннан курка икән, ләкин шушы куркуын берничек тә җиңеп чыга алмаган. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итсә дә, бер кешенең дә ярдәме тимәгән. Шушы картны бер кызның күрәсе килгән. Ул кыз үзе Татар илендә яши икән. Ерак илгә барыр өчен бик яхшылап инглиз телен өйрәнгән. Бу кызның бер сихри көче булган, ул төрле кешеләргә ярдәм итә алган.  Авыру кешеләрне терелткән, аякка бастырган. Менә ул карт яши торган илгә килгән, шушы бабайны бик авырлыклар белән эзләп тапкан. Карт бабайны 7 көн буе төрле үләннәр белән дәвалаган  һәм әкренләп яктылыктан курыкмаска өйрәткән. Көннәрдән беркөнне бер могҗиза була: карт бабай чибәр егеткә әйләнә. Татар иленнән килгән кызга бер күрүдә гашыйк була, һәм зур итеп ике көн буе туй үткәрәләр. Бу туйда хәтта мин дә булдым. 
Хәзерге вакытта бик матур итеп яшәп яталар икән. Менә шуның белән әкият тә тәмам, кем тыңлады, шул молодец!

Расих Киямов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев