Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Урман әкияте

Борын-борын заманда, бер искиткеч матур урманда яшәгән ди җәнлекләр, кошлар. Бу урман тылсымлы икән!

Борын-борын заманда, бер искиткеч матур урманда яшәгән ди җәнлекләр, кошлар. Бу урман тылсымлы икән! Монда бервакытта да яңгырлы көзләр дә, буранлы ак кышлар да булмый икән. Урман җәнлекләре үзара бик дус яшәгәннәр. Һәр көн иртәнге саф, шифалы чык тамчыларын эчкәннәр, тәмле җиләкләр белән сыйланганнар, сусыл үләннәр ашаганнар, кояшка карап сөенгәннәр. Бик рәхәт икән аларга монда!

Менә беркөнне җәнлекләр йокыларыннан тора алмый башлаганнар. Алар иртәнге чык тамчыларын эчми калганнар, шифа алмаганнар, кояшның беренче нурларын гел күрми калалар икән. Бу хәлгә урман җәнлек- кошлары бик борчылганнар, алар нәрсә эшләргә дип уйлый башлаганнар. 

Көннәрдән бер көнне, саескан кыңгырау чәчәген күреп алган. Кыңгырау чәчәге иртүк уяна да, башын күтәреп кояшка карый икән. Шул чакта аның чәчәге чең-чең итеп чыңлап ала икән. Ул тавыш бөтен урманга тарала һәм моны ишетеп, якын-тирәдәге барлык чәчәкләр дә таҗларын ачып җибәрәләр, ди, бөҗәкләр дә уянып, эшкә керешәләр икән, күбәләкләр сөенешеп очалар, ди. Бу тавышка барлык табигать җанланып китә икән.

Саескан урман җәнлекләре янына ашыккан, кыңгырау чәчәге турында сөйләгән, аларны чакырып китереп, кыңгырау чәчәге белән таныштырган. Алар бик гаҗәпләнгәннәр: нишләп алар моны белми калганнар икән! Барлык җәнлекләр моңа бик сөенгәннәр. Кыңгырау чәчәге иртә тора да урманны яңгыратып чыңлый башлый икән. Шул көннән җәнлекләр дә, кошлар да йокыларыннан вакытында торып, чык тамчыларын эчкәннәр, кояшның беренче нурларын сәламләгәннәр, аннан шифа алганнар. Кыңгырау чәчәге моңа бик сөенгән, үзенең шулай файда китерүе белән чиксез горурланган.

Бу урманда бер сихерче дә яши икән. Кыңгырау чәчәгенең чыңлавы аның ачуын китергән. Урман җәнлекләренең шулай дус яшәүләренә аның эче пошкан, ниндидер усаллык эшлисе килә башлаган. Аның уйлары гел начарлыкта гына икән. Ул сихер ярдәмендә урманга салкын яңгырлар, усал җилләр, карлы бураннарны чакырып китергән…

Шулай итеп, җәнлекләрнең шатлыгы озакка бармаган. Матур, җылы, кояшлы көннәр дә кимегән. Бер көнне җәнлекләр тагын йоклап калганнар. Саескан кыңгырау чәчәге янына килгән. Ләкин кыңгырау инде бик туңган, көчсезләнгән, шиңгән, таҗларын күтәрә алмыйча, җиргә яткан.

Саескан тагын барлык җәнлекләрне җыйган. Алар нәрсә эшләргә икәнен уйлый башлаганнар. Аюлар, керпеләр йокларга китәбез дигәннәр дә, өннәренә кереп ятканнар. Кайбер кошлар, кояш нурларын эзләп, җылы якларга очып киткәннәр. Ә калганнар нәрсә эшләргә икәнен белмәгәннәр. Куяннар да йөгерә-сикерә үз көйләренә йөри башлаган. Алар якындарак авылга барып алмагачлар кимереп кайталар, кырларда, юлларда машиналардан коелып калган печән-салам ише ризык булмасмы дип, төннәр буе эзләнеп йөриләр икән.

Кошлар да урманнан авылга күченергә уйлаганнар. Төлкеләр, бүреләр дә куяннар артыннан калышмаска дип, авыл тирәсенә якынайганнар. Кайвакыт, куяннарның үзләрен дә куып китәләр икән. 

Урман тынып калган. Урман җәнлекләренең дә дуслыгы беткән икән. Ә сихерче әле дә урман буйлап йөри икән. 

Вильданова Җәмилә, 3нче мәктәп Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев